Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Бәхеткә илтүче бер юл
9.03.2017

Бәхеткә илтүче бер юл

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә күңел тынычлыгы, дөнья бәхете сорап килгән, хәсрәтләрдән котылу өчен юл эзләгән бер сәхәбәсенә: “Дөньядан булган әйберләрдән ваз кич. Дөньядан ваз кич, Аллаһы Тәгалә сине сөяр. Кешеләр ирешкән байлык, дәрәҗәләрдән ваз кич. Күңелеңнән чыгар аларны, кешеләр сине сөяр”, — диде.
Әлеге хәдиснең мәгънәсе бик тирән. Әгәр кеше дөньядан ваз кичә икән, аның күңеле дә, тышкы дөньясы да бертөрле тынычлыкка ия булачак. Дөнья мәшәкатьләре нәрсәдән килеп чыга? Без Аллаһы Тәгаләне бөтен әйбердән дә югары куя белмәгәнгә күрә. Дөньяда бик күп безнең хәсрәтләребез, авыртуларыбыз, бәлаләребез — Аллаһны бөтен нәрсәдән өстен куя белмәгәнгә күрә. Аллаһы Тәгалә безгә ике әйбер биргән: акыл һәм нәфес. Әгәр дә без нәфесебезне күрә алсак, акыл белән шул нәфескә каршы көрәшә алсак, дөньяда күп нәрсәгә һәм шулай ук Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәтенә ирешә алачакбыз. Туймас нәфесебез безне бик күп хәсрәтләргә алып килә. Галимнәрнең берсе: “Нәфес шундый әйбер ул — дөньяда ялтыр-йолтыр килгән бөтен әйбергә бәйләнә. Бер ният, бер теләк, бер максатны үти, анысын булдыргач, күңелендә икенчесе барлыкка килә”, — ди. Гади генә әйткәндә, ун сум акчасы булган кеше: “Ул ун сумнан 100 сум ясыйсы иде”, — ди. Йөз сумы булганга — мең сум, миллионы булганга — 5 миллион кирәк. Һәм акчаны тагы да арттырасы килә. Бу тормыштагы бөтен нәрсәгә карата да шулай. Нәфес теләгәненә ирешкәч, икенчесен тели башлый. Кирәкме, кирәк түгелме, саескан кебек һәр ялтыраганга кызыгабыз, җыярга тырышабыз. Ләкин нәфес артыннан йөргән кеше иң соңыннан, ким дигәндә, кеше көлкесенә кала. Риваять сөйләп китәсем килә. Бер дәрвиш юлда ябык савыт таба. Капкачын ачкач, аннан җен чыга һәм: “Син мине коткардың, мин синең колың, нәрсә телисең, шуны сора, барысын да эшлим. Мин эшсез тора алмыйм, эш кушмасаң, мин сине үтерәм”, — ди. Дәрвиш җенгә башта үзенә йорт салырга куша. Бер атнадан йорт әзер була. Аннан соң ул аңа 100 гектар җирне эшкәртергә куша. Бер атнада монысы да әзер була. Шулай итеп, дәрвиш көн саен ниндидер теләк уйлап чыгара. Ахырда теләкләре тәмам була. Җен: “Тагын нәрсә телисең? Яки мин сине үтерәм”, — ди. Менә бу риваятьтәге җен-шайтан эчебездәге нәфесебез инде. Әгәр дә аның теләкләрен үти башласаң, ул синең башыңа җитәчәк. Ә нәфестән без ничек котыла алабыз? Аллаһы Тәгаләне бөтен әйбердән өстен кую белән. Мөселманнарның иң күп әйтә торган зекере: “Аллаһу әкбәр”. Бу — Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәдән: байлыктан, нәфестән дә өстен дигән сүз. Аллаһы Тәгаләне бөтен нәрсәдән өстен куйганда, без аның рәхмәтенә ирешәбез. Шуның белән безнең күңел дә тынычлана, кешедә дөнья белән канәгатьлек тә барлыкка килә. “Нәфеснең бөтен теләкләрен канәгатьләндерергә тырышкан кеше, ахырда шул нәфес теләкләре астында изеләчәк”, — ди галимнәр.
Хәдистә “Дөньядан ваз кич”, — дип әйтелә. Тик бу хатыныңны, балаңны калдырып кит, үзең генә берәр ерак җирдә яшә дигән сүз түгел. Бу дөнья кулыңда булсын, йөрәгеңдә булмасын дигәнне аңлата. Ягъни, Аллаһны өстен куеп, нәфесеңне тыеп яшәргә кирәк дигән сүз. Дөньяны Аллаһы Тәгаләдән өстен күрмә, ә шул чакта Аллаһы Тәгалә сине сөяр.
Бер ханым Мәрьям анабызның тормышы турында укып, бик тәэсирләнә. Бер галим янына килеп: “Минем Мәрьям анабыз кебек буласым килә. Берәр җиргә ябылып, гыйбадәт кылырга, ураза тотарга телим”, — дигәч, аңа бу галим: “Син аны күтәрә алмыйсың. Син дөньяда яшә, Аллаһны сөй, кешеләрне. Кешеләрнең сиңа әйткән авыр сүзләрен күтәрергә, гафу итәргә тырыш. Бу синең өчен иң зур гыйбадәт булыр”, — дигән. Кешеләр белән бергә яшәргә, шуның белән бергә күңелдә Аллаһы Тәгаләгә булган мәхәббәтне югалтмаска, Раббыбызны бөтен әйбердән өстен күрергә кирәк. “Аллаһны иң аз гына хәтеренә алган кеше дә мәңге хәсрәттә калмас”, — ди Пәйгамбәребез (с.г.в.с.). Шулай ук Рәсүлебез: “Кыямәт көнендә, инде бер төркем җәннәткә, бер төркем җәһәннәмгә кергәч, Аллаһы Тәгалә: “Җәһәннәм утыннан дөньяда бер генә тапкыр булса да мине зекер иткән, мине дөньядан артыграк күргән кешене чыгарыгыз”, — дип әйтәчәк”, — ди. Әгәр дә без көн саен Аллаһыны искә алсак, Аны күңелебездә йөртсәк, иншәАллаһ, Раббыбызның ризалыгына ирешербез.
40 еллап элек булган хәлне сөйләп үтәсем килә. Асия исемле бер ханым шундый хат яза: “Мин тәрбияче булып эшләдем. Җәй көне, автобуска 50-60 бала утыртып, бер шәһәргә экскурсиягә киттек. Юлда машина ватылып, кичкә кадәр шоферыбыз аны төзәтте. Барасы җиребезгә соңга калдык. Урман аркылы юл чыкканда адаштык. Машина белән бер җирдән керәбез, икенче җирдән чыгабыз. Шул вакыт юлыбызга ак күлмәктән киенгән бер хатын чыкты, туктарга ишарәләп, кулын сузды. “Күзебезгә күренәме соң”, — дип туктап, машинадан чыктык. Бу хатын юкка чыккан иде инде. Яңадан утырып киттек. Азрак баргач, тагы шушы хатын безне туктата. Инде бу юлы машинадан чыгып, аны куып тотарга булдык. 10 метрлап ара үткәнбездер, каршыда тирән чокыр күрдек. Әгәр дә бу хатын безне туктатмаган булса, машинабыз шушы чокырга төшеп, без барыбыз да үлгән булыр идек. Әлеге урманнан көч-хәл белән кирегә чыккач, искә төште. Мин бер дога да белмим, әби өйрәткәннәрне генә әйттем: “Әй, Аллаһым, үзеңә тапшырдык, безне сакла, исән-сау йөрергә насыйп ит”. Шушы кечкенә генә доганың нәтиҗәсе булды дип, мин Аллаһыга рәхмәт әйттем”.
Шуны әйтәсем килә, аз гына, үз эчеңнән булса да, Аллаһыны искә төшерү, Аллаһыга тапшыру — кешегә бу дөньяда бик күп бәрәкәт бирә.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин,
Казан шәһәренең “Шамил”мәчете имамы белән килешенеп, социаль челтәрдәге “Бәхетлеләрнең серләре” дигән төркемнән алынды.