Бәрәкәтле ай булсын!
Хөрмәтле мөэмин — мөселман кардәшләрем, Удмуртия Республикасы халкы!
20 июльдә Җир йөзенә изге Рамазан ае аяк баса. Шул уңайдан барыгызны да котлыйм.
Нәкъ Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә тарафыннан изге китабыбыз — Коръәни-Кәрим иңдерелгәнен искә төшерик әле. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәндә («Бәкарә» сүрәсе, 185нче аять): «Коръән — кешеләр өчен тормышта тугры кулланма, дәлил», — дип әйтеп калдыра. Бу турыда һәр мөселман белсен иде. Ә Рамазан ае шуларны искә төшерү һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребезне җиткерү өчен мөмкинлек бирә.
Рамазан аенда Аллаһ безгә аерым кануннарга таянып яшәргә куша: көннәрне ураза тотып, ә төннәрне өстәмә тәравих намазлары укып уздыру зарур. Аллаһының рәхмәтен өмет итеп ураза тотучылар Раббыбыз каршында зур савапка ирешәчәкләр. Ураза тотучыларны вакыт җиткәч ашату да бу айда кылынган иң зур игелекләрнең берсе булып санала.
Аллаһның рәхмәте белән, Удмуртиядә ураза тотучылар саны арта. Быел да һәрберебезгә көчле-куәтле иман биреп, уразаны хәерле гыйбадәтләрдә генә уздырырга насыйп кылса иде. Бу Рамазан аенда да республикадагы өч мәчетебездә дә һәр көн саен төнге тәравих намазлары укылачак. Ә ураза тотучылар өчен Ижауның Җәмигъ һәм «Иман нуры» мәчетләрендә ифтар ашлары уздырылачак. Барлык ураза тотучы мөселман кардәшләребезне мәчетләрдә көтеп калабыз. Бергәләшеп тәравих намазлары укып, иманнарыбызны куәтләсәк иде.
Һәр кеше өчен Рамазан ае сабырлык, игелек, изгелек һәм иминлек ае булып, хәерле гыйбадәтләр генә кылырга насыйп булса иде.
Фаиз-хәзрәт Мөхәмәтшин, Удмуртия мөфтие