Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Бәллүр каләм» тагын безнеке
21.05.2012

«Бәллүр каләм» тагын безнеке

19 май – Татарстан Республикасы матбугат көнендә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың «Бәллүр каләм» ХV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Әлеге конкурс 1998 елда гамәлгә куелып, быел унбишенче тапкыр уздырылды. Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова сөйләвенчә, шушы дәвердә әлеге иҗади бәйгедә 2 меңләп кеше катнашкан. Алар арасында «Яңарыш»ыбыз да булып, 4 тапкыр (2002, 2003, 2006, 2007 еллар) «Бәллүр каләм»не яулаган иде. Быел «Яңарыш» — кабат җиңүче. Ул «Бәллүр каләм»гә 175 дәгъва кылучы арасында бил алышты һәм Россиянең төрле регионнарында дөнья күрүче татар газеталары өчен оештырылган «Туган тел» номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды. Бу – үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән башкаручы редакция хезмәткәрләренең генә түгел, ә «Яңарыш» газетасының иҗат мәйданында каләм чарлап, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары булуга ирешкән язучыларның, күп еллар дәвамында милли басмабыздан аерылмыйча, үзләренең көн кадагына сугучы язмалары, хәбәрләре белән газетабызның эчтәлеген баетучы актив хәбәрчеләрнең, газетаны халыкка таратуга зур өлеш кертүче милләттәшләребезнең, күпсанлы газета укучыларның, татар җәмәгатьчелегенең уртак шатлыгы.

Әлбәттә, җиңү — күңелле күренеш, ләкин аның һәммәбезгә тагын да зуррак җаваплылык өстәвен дә онытмаска кирәк. Бүген, агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен язылу барган көннәрдә, бу аеруча мөһим. Газетага язылган һәр милләттәшебез «Яңарыш»ның яуланган үрләрне югалтмыйча милли рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерүче, гореф-гадәтләребез, телебез сагында торучы газета булып калуына үзеннән лаеклы өлеш кертәчәк. Алга таба да бергә һәм бердәм булып калыйк!