Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бәлеш, коймак, өчпочмак…
25.05.2017

Бәлеш, коймак, өчпочмак…

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче “Ак калфак” оешмасының (Бриллиант Абдрахманова) чираттагы очрашуы Татар базары бистәсендәге “Кулинария” кафесында узды. Аның хуҗасы Роза (Рәүҗидә) Миң­легали кызы икән. Минем кү­ңелемә хуш килгәне Рәүҗидәнең ачык йөзе, мөлаем, матур сөйләшүе булды. Аның хезмәттәшләре дә үзенә охшаган икән. Безгә Казанда булып кайт­кан аш-су остасы Гөлнур Хафизова, гөбәдия һәм өчпочмак ясап, мастер-класс күрсәтте. Мин аның осталыгын, җитезлеген ТНВ каналындагы аш-су остасы Резидә Хөсәеновага тиңләдем. Афәрин! Андыйларга “Кулларыңнан куан”, — диләр. Сан өчен түгел, тәмле булсын дип, җан җылысын биреп әзерләгәнгә ризыклары матур да, телеңне йотарлык тәмле дә. Мин хәзер шунда еш булачакмын!
Без яшь чакта “Яшәсен кияү­ләрем” дигән җырны ярата идек. Шуңа ияреп:
Минзәләдәге киявем:
“Кил, кунак булырсың, — ди -.
Бәлеш, коймак һәм өчпочмак,
Пәрәмәч һәм гөбәдия
Булыр гел сыебыз”, — ди…
Без сыйланган кунакчыл оста­ханәдә дә бу ашларның барысын да әзерлиләр. 45 ел Ижауда яшәсәм дә, үзем өчен яңалык ачтым. Татар халык ашларының мактауга лаеклыларын монда пешерәләр икән.

Дания Борһанова,Ижау шәһәре.