Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Бәйрәм тәэсирләре белән яшибез
6.10.2021

Бәйрәм тәэсирләре белән яшибез

Бөтенрәсәй татар журналистлары форумыннан һәм Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышыннан соң тамашачыларның фикерләре.

Фәнил Мусин (Мари Иле Бәрәңге районы): “Форумга чакыруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Барысы да әйбәт булды. Яңа элемтәләр, дус­лар барлыкка килде. Ижауда без төбәк Хөкүмәтенең милли мәсьәлә өлкәсендә ничек эшләргә тиешлеген үз күзләребез белән күрдек. Удмуртия татарлары үзләре дә бик зур эшләр башкаралар һәм аларның бердәмлеге күренә. Рәмзия Илдус кызы һәм аның коллегалары үз эшләрен тулысынча бирелеп башкаралар. Удмуртия, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе эшләре безнең өчен зур үрнәк. Барысына да рәхмәт. Мин биредә уйланган проектымны тормышка ашыру өчен рухи көч алдым”.

Зәрия Хәсәнова (Санкт-Петербург): “Шушы кыска гына вакыт эчендә мин удмуртлар яхшы күрше дигән фикергә килдем. Ике генә мисал китерәм. Татар Базары бистәсендәге сәүдә йортында зур хәрефләр белән “Дуслык” дип язылган. Саф татарча. Әлеге язуны алып ташламаганнар яки кайбер хәрефләренә өстәмә сызыклар өстәп, аны бүтән телдәге сүзгә әйләндерергә омтылмаганнар. Ә бит бар шундый төбәкләр, андагы кайбер бәндәләр сүзләрне генә түгел, татар тарихын дөньяда булмаган «фәнни дәлилләр», уйдырмалар белән яңадан язарга тырышалар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында барган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Дамир Исхаков бәхәскә урын калдырмас­лык итеп әйтте. «Тәмле йорт»та саф татарча язылып куелган. Удмуртия мәдәният министрының Опера һәм балет театрындагы кыс­ка, әмма эчтәлекле чыгышы да биредә бер-берсен хөрмәт итүче төрле милләт вәкилләре яшәвенең дәлиле. «Миннән берәр эшләнми калган эшегез өчен үкенмисезме, дип сорасалар: “Татар телен яхшылап өйрәнмәгәнемә үкенәм», — дип җавап бирер идем. Әти — әнием татарча нык яхшы белде”, — диде Владимир Михайлович Соловьев. Гомумән, Ижау халкы туган телебездә камил сөйләшә, туган телебезне саклап яши”.

Светлана Касимова (Кистем): “Вакыт бер минутка гына да туктап тормый, гел алга таба чаба. Вакыт белән барысы да үзгәрә: безнең гадәтләр, кигән киемнәребез, ашаган ризыкларыбыз да, җырлаган җырларыбыз, хәтта туган телебез дә рус теленә күчә бара. Бик моңсуландыра шушы хәл. Мәңгелеккә китәләр кешеләр. Алар белән бер чор китә. Шуның өчен дә хәзер зур көч белән туган телебезне сакларга тырышабыз. Ә күпме тел инде югалган? Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз да онытыла. Мәсәлән, туйларыбыз, армиягә озату йолалары. Хәзер инде туйларда кода-кодагыйлар бер–берсен җырлап каршы алмый. Ул гореф-гадәтләрне сагынып искә генә алабыз. Тора-бара искә алучылар да югалырлар. Яшьләрне русча сөйләшүдә гаеплибез. Минемчә, бу гаиләнең гаебе. Бүген әби-бабайлар, әти-әниләр үз гаиләләрендә балалары белән вата-җимерә рус телендә сөйләшәләр. Үкенечкә каршы, кешенең гомере мәңгелек түгел. Җырларыбыз да югалмасыннар иде. Әгәр халык җырласа, алар үлмиләр, мәңге яшиләр. Татар­стан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышында, Аллаһыга шөкер, Себер татарларының туйларын күрдек һәм үзебезнең як туйларын искә алдык. Безнең авылның “Солдат озату” җыры белән “Сабит солдат бәете”н шушы ансамбльнең репертуарына тапшыру турында күптән инде сөйләшкән идек. Кайчандыр тапшырган да идек, тик ни сәбәпләдер аны югалт­каннар иде. Глазов шәһәрендә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе белән очрашып, фикер алышырга, җырларыбызның язмаларын тапшырырга мөмкинлек булды. Без моңа чиксез шат”.

Мәүлидә Фәйрузова (Сарапул): “26 сентябрьдә буласы концертны халык бик көтте. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чыгышы милли мәдәниятне торгызу һәм үстерү үзәге “Электрон” мәдәният йортында узды. Залда башка милләт кешеләрен дә күреп, тәнәфес вакытында фикерләрен белештем. “Аңламыйсыздыр инде?” — дигән соравыма: “Югары дәрәҗәдәге чыгышны аңлар өчен тәрҗемәче кирәк түгел”, — дип җавап бирделәр. Таныш милләттәшләрем кабат-кабат килеп, рәхмәтләрен җиткерделәр. Үземнең укучыларым да бар иде тамашачылар арасында. Алар да: “Бик ошады концерт!” — диделәр. Күз явын ала торган милли киемнәр берәүне дә битараф калдырмады. Тик алай да концерт беткәч, күңелне ниндидер моңсулык биләп алды. “Менә Казан халкы яши инде ичмасам, без бит мондый концертлардан мәхрүм”, — диде бер абый. Шундый югары профессиональ дәрәҗәдәге концерт карау мөмкинлеге тудырган өчен: Татар­стан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективына, Бөтендөнья татар конгрессына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, Сарапул милли-мәдәни автономиясе активистларына зур рәхмәт! “Яңарыш” газетасы коллективын зур юбилее белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны, милләтебезне саклау юлында һәрвакыттагыча әйдәп баруыгызны телибез”.

Таңчулпан Батршина (Ижау шәһәре): “Мин “Яңарыш“ газетасын инде күп еллар яздырып укыйм. Аларның 30 еллык бәйрәме уңаеннан йөрәк түреннән чыккан хисләремне газета укучыларга җиткерәсем килеп, кулыма каләм алдым. 25 сентябрьдә зур бәйрәм рухы театрга якынлашу белән сизелде. Ике оныгым белән театр бинасына килеп керүгә, милли киемле кызлар-малайлар елмаеп каршы алдылар. Аларның исәнләшеп, газетаның яңа санын бүләк итеп торулары бәйрәмне нурландырды. Танышларны, газета хәбәрчеләрен күреп исәнләшкәч, күңелләрем күтәрелеп китте. Оныкларым: “Әбием, син аларны каян беләсең, барысы да синең белән күрешәләр?” – дип сорагач, җавабым шундый булды: “Кызларым, йөрәк җимешләрем, татар халкы һәрчакта шундый ачык йөзле, изге теләкләр белән, бер-берсен дусларча йомшак каршылый, дус һәм аралашып яшиләр”, — дип аңлаттым. Күңелле концерт, артистларның сәләте, киемнәренең матурлыгы, байлыгы тамашачыларның да һушын алгандыр, дип уйлыйм. Чөнки без әкият дөньясында булдык. Зур рәхмәт! Котлау мизгелләре, Рәфилә Рәсүлеваның чын артистларча алып баруы, газетаның баш мөхәррире Рәмзия Илдус кызына Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшыру, аның чыгышы залда утыручы халкыбыз өчен горурлык, куаныч хисләре уятты! Алкышлар бертуктаусыз тынмый гөрләде, уч төпләребез кызды, күңелләребез кайнар хисләр белән тулды. Удмуртия Республикасының мәдәният министры Владимир Соловьевның, Казаннан килгән кунакларның газета хезмәткәрләрен котлап, Мактау хатлары, чәчәкләр тапшыруы күңелдәге әлеге хисләрне тагын да көчәйтте. Алдагы елларда “Яңарыш” газетасына уңышлар телим.
Мин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре буларак, батыр татар егетләре турындагы мәкаләләрне көтеп алам. Бу язма геройларының әти-әниләренә, туган-тумачаларына, сыйныфташларына, бергә хезмәт итүчеләргә, балаларына – зур горурлык, куаныч! Алдагы еллар шушындый күңелле очрашулар, эчтәлекле мәкаләләр, хәерле хәбәрләр алып килсен!”

Рәмилә һәм Рафис Хөрмәтовлар (Можга шәһәре): “Бик матур, күңелгә үтеп керерлек концерт карап, хозурланып, яшәү дәрте алып кайттык. Концертны оештыручыларга зур рәхмәт. “Яңарыш”ның юбилее уңаеннан әлеге концертны карау бәхетенә ирештек. Казанга да театр-концертларга йөрибез. Тик мондый югары дәрәҗәдәге, зәвыклы концертны караган юк иде әле. Берничә дистә артист һәрвакыт хәрәкәттә. Бер төркем артистларның чыгышы икенчеләре белән алышынып кына торды. Бер сулышта узды бу концерт. Рәхәтләнеп ял иттек. Әле һаман да шул концерт тәэсирләре белән яшибез”.

Фирая Шульмина (Сюмси районы): “Безне, авылда яшәүчеләрне дә онытмыйча, шундый зур чарага чакыруыгыз өчен зур рәхмәт! Рәхәтләнеп ял иттек! Яңа эшләргә көч, дәрт, илһам алып кайттык”.

Хәтимә Арасланова: “Искиткеч матур концерт! Югары дәрәҗәле сәнгать! Бик зур рәхмәт шундый затлы концерт оештыручыларга”.

Светлана Юртова: “Афәрин” ансамбле исеменнән “Яңарыш” газетасына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, Татар­стан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә рәхмәт белдерәм. Бик матур концертта күңелгә рәхәтлек алдык. Якты образлар безнең хәтердә озак сакланыр. Минем татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә соклануымның чиге юк, концерттан чын ләззәт алдым. Программаның масштаблылыгы, артистларның профессиональлеге таң калдырды. Хореографик композицияләрне карап, үзебезнең яңа номерларны ничек әзерләргә дигән сорауга җавап таптым».

Петр Данилов, “Айкай” удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры директоры: «Программада искиткеч костюмнар, чыгышлар булды. Концертта халык тормышындагы атрибутлар (самавырлар, сандыклар, чигелгән мендәрләр, сөлгеләр) кулланылу отышлы. Болар барысы да тамашачыны милли бәйрәмнең чын атмосферасына алып керә. Театральләштерелгән “Туй” тамашасы — сәнгать җитәкчесенең халык мәдәниятен, этнографиясен тирән белүе нәтиҗәсе.

Зәлинә Абашева (Глазов шәһәре): “27 сентябрь киче безгә искиткеч концерт бүләк итте. Моның өчен Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә һәм «Яңарыш» газетасына зур рәхмәт! Аларны 30 еллык юбилейлары белән котлыйбыз! Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Глазов шәһәрендә «Туган як» концерт программасы белән чыгыш ясады. Безне тагын да илһамландырып, хис-кичерешләрне арттырып җибәрде. Концерттан алган тәэсирләрне сүз белән генә тасвирлап биреп булмый. Егетләр очып кына бииләр, берсеннән-берсе нәфисрәк кызлар “йөзеп” кенә йөриләр. Иң сокландырганы – тулы бер оркестрның җанлы музыка белән сөендерүе. Концертның башыннан ахырына кадәр барысы да югары дәрәҗәдә: моңлы җырлар, дәртле биюләр һәм сок­лангыч костюмнар… Концертның 2 нче өлешендә — «Туй» сәхнә күренешендә — артистларның ничек оста уйнауларына шаккаттык. Хөрмәтле артистлар! Сезгә зур талантыгыз, яхшы кәефегез, хис-кичерешләрегез белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт!”

Гөлнара Вәлиева.