Бәйрәм күркәм узды
Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны ярлыкауны сорау, пакьләнү ае күз ачып йомганчы үтеп тә китте. 28 июльдә дөньядагы барлык мөселманнар мәчетләргә Ураза гаетенә җыелды.
Удмуртиядә гомер итүче дин кардәшләребез дә, атнаның беренче эш көне булуына карамастан, иртә белән иман йортларына бер-берсен котларга, сафларга басып бәйрәм намазын укырга ашыктылар. Быел гает шәһәребезнең өч иман йортында да уздырылды. Бәйрәмнең төп өлеше Җәмигъ мәчетендә үтте. Килгән халык эчкә генә сыймыйча, урам якта махсус көйләнелгән урыннарга намазга басты. Намаздан соң бәйрәм хөтбәсе сөйләнде. Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин быел халыкның аеруча күп булуына басым ясады. “Рамазан ае дәвамында мәчеттән кеше өзелмәде. Иртәнге намазга да, тәравихка да халык, башка елларга караганда, ике тапкырга күбрәк йөрде, әти-әниләренә ияреп балалар да килде. 3 мәчеттә дә зурлап ифтар ашлары уздырылды. Бу халыкның дингә якынаюын, аңының үсә, ныгый баруын күрсәтә. Тоткан уразаларыбыз кабул булса иде”, — дип сөйләде Удмуртия мөфтие.
Бәйрәмгә республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев, Ижау шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Ушаков, УР буенча баш федераль инспектор Дмитрий Мусин да килде. Олы кунакларны биредә зурлап каршы алдылар. Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин аларны яңа төзелеп килүче укыту бинасы, мәчет белән таныштырды, аның төзелү тарихын сөйләде. Бәйрәм табыны артында сыйлангач, олы кунаклар К. Маркс урамында төзелеп килүче Үзәк мәчет белән дә таныштылар. Александр Соловьев Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, төзелеш буенча мөфти урынбасары Нәгыйм Каюмов, Александр Ушаков белән иман йорты төзелешен тәмамлау һәм аның тирә-ягын төзекләндерү, яшелләндерү турында сөйләштеләр. Бу республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьевның Ижау мәчетләре белән беренче тапкыр танышуы иде.
Эльвира Хуҗина.