Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


17.03.2012

Бәйрәм бүләге

Бәйрәмнәр якынлашкан саен шәһәрдә ыгы-зыгы арта: кемнәрдер якыннарына, туганнарына бүләк эзләү белән мәшгуль булса, депутатлар бәйрәм оештыру хәстәрен күрәләр. Шәһәребезнең Индустриаль районы депутатлары Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көнен ел саен берләштереп, округларындагы сайлаучылар өчен зур бәйрәм ясыйлар. Ә бу елны исә әлеге районда яшәүче милләттәшләребез өчен тагын да үзенчәлекле, эчтәлекле, истә калырлык бәйрәм булды. Чөнки Удмуртия республикасы Дәүләт Советы депутатлары Андрей Смирнов, Дмитрий Лукин, Ижау шәһәр Думасы депутатлары Олег Журавлев, Алексей Гарипов Татарстан республикасы Балтач районы артистларын чакырып, бушлай концерт бүләк иттеләр. Әлеге концерт турында ишеткәч, минем дә ял итеп кайту теләге туды. Тик Мәдәният училищесына килеп кергәнче, күңелдә: «Бушлай концерт булгач, әллә ни булмас инде…” — дигән уй яшәде. Ак яулык­лы әбиләрне, түбәтәйле бабайлар, апа-абыйлар, балаларны депутатларның ярдәмчесе Әлфинә Рәзил кызы Нугманова ачык йөз белән елмаеп каршы алды, ягымлы сүзләр белән залга озатты. Депутатлар һәм Индустриаль районы хакимияте башлыгы Любовь Зайцева бәйрәмнәр белән котлагач, сүз Балтач районының танылып килүче яшь егете Фидаиль Зарипов һәм аның иҗат коллективына бирелде. Фидаиль тамашачыларны искиткеч моңлы тавышы, шаян сүзләре белән үзенә гашыйк итте. Әниләр, сугыш еллары турындагы җырлары белән ул милләттәшләребезне елатты да, мәзәкләре белән көлдертте дә. Ә Татарстанда танылган “Рәвешләр” юмор-шоу театры артислары Айдар Галиәскәров һәм Раушан Ситдиков бер көнлек кенә түгел, озакка җитәрлек күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Ике сәгатьтән артып киткән әлеге бәйрәм тәмамланыр алдыннан артистларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Шулай ук артистларны каршы алу, сыйлау һәм озатуны үз өстенә алган “Центральный” стоматология салоны җитәкчесе Равил Гыйльмулла улы Шәрифуллин Балтач районы хакимияте башлыгына, егетләргә истәлекле бүләкләр бирде. Артистлар да буш кул белән килмәгән: Кол Шәриф мәчете төшерелгән зур картина, Балтач районы тарихы язылган китап, чәк-чәк һәм, әлбәттә, Фидаиль Зарипов үзенең җырлары язылган беренче җыентыгын тапшырды. Күңелләргә чын мәгънәсендә яз алып килгән балтачлыларга залдагы һәр кеше рәхмәтле булып таралышты. Хәер, ял итәсең килсә, Ижауда атна саен Татарстан җырчылары үз тамашаларын тәкъдим итәләр. Тик өлкән яшьтәгеләр өчен бу иң зур бүләк булгандыр, минемчә. Чөнки бәйрәм ахырында Әлфинә Рәзил кызына мондый чараны оештыруы өчен зур рәхмәт белдереп, балтачларны тагын чакыруларын теләделәр өлкәннәр.

Гүзәл Шакирова