Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Бәйрәм белән!
12.06.2020

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы!

Сезне ихлас күңелдән Россия көне белән котлыйм. Безнең өчен бу — елның иң төп бәйрәмнәренең берсе. Ул — бөек тарихыбыз, борынгы гореф-гадәтләребез, бай мәдәни мирасыбыз, Ватан өчен горурлык символы.
2020 елда, Хәтер һәм Дан елында, без әби-бабаларыбызны горурлык белән искә алабыз, аларның батырлыгы алдында баш иябез, аларның сүнмәс рух көченә сокланабыз. Аларның батырлыгы аркасында без яшибез һәм эшлибез, балалар үстерәбез, оныклар тәрбияли алабыз.
Быел Удмуртиядә яшәүче һәр кеше өчен тагын бер мөһим дата — Удмуртия Республикасы дәүләтчелегенең 100 еллыгы. 100 ел ул — кеше тормышы белән санасаң, искиткеч озын юл һәм тарихи зур этап. Нәкъ шушы этапта Удмуртия һәрьяклап үсеп, Россиянең аерылгысыз һәм алыштыргысыз өлешенә әверелде, илне чын-чынлап үзенчәлекле мәдәният, гореф-гадәтләр, сәнәгать казанышлары белән баетты.
Безгә узып баручы йөзьеллыкка йомгак ясау һәм киләчәккә ныклы нигез салу насыйп булды. Бу — зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Әлеге бурычны бергәләп хәл итәрбез дип ышанам.
Россия көнендә без гадәттәгечә Удмуртия башкаласы Ижауның туган көнен дә бәйрәм итәбез. Быел бәйрәм чаралары үзенчәлекле булачак: массакүләм чараларны без җылы, рухи проектларга алыштырдык.
Мин сезнең һәрберегезгә чын күңелдән тынычлык, нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телим! Россия көне белән, кадерле дуслар!

Александр Бречалов, Удмуртия Республикасы Башлыгы.