Бәйрәм белән!
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
Хөрмәтле ватандашлар!
Удмуртия Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Шуны истә тотып, 2020 ел Удмуртиядә Хәтер һәм Дан елы буларак игълан ителде. Шуңа да без Ватанны саклаучылар көнен сугыш кырларында, тылда, хәрби хәрәкәтләр барышында, хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә фидакарь хезмәт күрсәткән Удмуртия халкына аерым рәхмәт хисләре белән каршы алабыз, алар алдында баш иябез.
“Удмуртия — Ватанның төп арсеналы», — диде Советлар Союзы Маршалы Дмитрий Федорович Устинов. Бүген әлеге югары исемне саклап калуыбыз һәм Ватанны саклауга үз өлешебезне кертә алуыбыз белән горурланырга тулы хакыбыз бар.
Безнең уртак бурычыбыз һәм вазифабыз – Россия Федерациясенең оборона сәләтен ныгытуга ярдәм итү һәм чын сугышчы-патриотларның яңа буынын тәрбияләү.
Чын күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм Россия мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарган хезмәтегездә уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Удмуртия Республикасы
Башлыгы Александр Бречалов.