Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Бәйрәм белән, әниләр!
24.11.2021

Бәйрәм белән, әниләр!

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен — Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Һәр ел саен шушы бәйрәм уңаеннан Республика Башлыгы тарафыннан илебезгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергән күп балалы аналарга “Ана даны” бил­гесен тапшыру матур традициягә әверелде. Быел әлеге билгегә 21 ана лаек булды. Алар арасында Камбарка районының Шолья поселогында гомер кичерүче милләттәшебез Наилә Минәҗетдин кызы Хәбибуллина да бар. Наилә ханым тормыш иптәше Фәнил әфәнде белән өч ул тәрбияләп үстереп, бүген аларның һәм оныкларының уңышларына сөенеп, игелекләренә, ихтирамнарына төренеп, бәхетле гомер кичерәләр. (Алар турында тулырак язманы алдагы саннарда укый алырсыз). Наилә ханымны һәм газетабызны укучы барлык әниләрне бәйрәм белән тәбриклибез.
Хөрмәтле әниләр! Сез – безнең яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сезнең кайгыртуны һәм игътибарны гомер буе йөрәгебез белән сизеп яшибез. Авыр вакытларда ярдәм сорап, нәкъ сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезгә сыенабыз. Тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, “балам өчен” диеп, тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребез, бәйрәм көннәрендә сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.
Баланы кеше итеп үстерү өчен гаҗәеп күп көч түгәргә туры килә. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Баланың ак кәгазь кебек күңеленә бары тик яхшылыклар гына чәчеп, аларны милләтебезнең лаеклы ул һәм кызлары итеп тәрбияләү – аналарның изге бурычы. Һәр гаиләдә туган телебез – ана теленең урыны түрдә булсын иде. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, балаларыгыз гел шатлыклы хәбәрләр белән генә куандырып торсын.