Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Новости - Бәйрәм белән, җиңүчеләр!
5.05.2021

Бәйрәм белән, җиңүчеләр!

Майда әллә гөлләр генә түгел,
Кешеләр дә чәчәк атамы?
Җиңү көнен — Бөек Җиңү көнен
Бәйрәм итә майда Ватаным.

Җиңүчеләр бүген бәйрәм итә,
Картларыбыз киткән яшәреп.
Булган кадәр күкрәк киерәләр,
Чир-сырхауны бездән яшереп.

Горурланыр өчен хокуклылар
Алар киерсә дә урынлы.
Күкрәкләре тулы орден-медаль
Балкый язгы кояш нурында.

Сыкранмаслар безнең җиңүчеләр,
Күрсәтмәсләр яшьне ятларга.
Кирәк булса, алар бүген әзер,
Корал тотып, илне якларга.

Бәйрәм белән сезне, Җиңүчеләр!
Озын гомер сезгә, тазалык.
Нинди генә сүзләр табыйк микән
Рәхмәтләрне әйтеп язарлык!
Динар Абдуллин

Быел илебез халкы Җиңү язын 76нчы тапкыр каршылый. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимерелүләр белән тулы 1418 көн һәм төн… Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү — милли горурлык, хәрби дан һәм илебезнең көч-куәте билгесе.
Бәйрәм уңаеннан сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкилләре белән күрешеп, очрашып кайтуыбыз матур бер традициягә әверелде.
Быел Ижауның Ленин районында яшәүче сугыш ветераннары Шиһабетдин ага Садыйков, Тәкый ага Әсмәндияров, Разанур ага Насыйфуллинда кунакта булдык. Алар бүгенге көндә балалары, оныклары тәрбиясендә мул тормышта, хөрмәттә яшиләр. Безне дә сөенеп, зур дулкынлану белән каршы алдылар. Алар күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша яуланган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне турында истәлекләрен яңарттылар. Туган җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен, балаларыбыз, оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсеннәр дип телиләр. Без газета укчыларны, барлык милләттәшләребезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, тынычлык, бәхет-шатлык телибез. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Без сезнең алда баш иябез. Яу кырында ятып калган каһарманнарның исемнәре хәтерләрдә мәңге сакланыр.