Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!
5.10.2013

Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!

Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!

Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!

Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковның котлавы

Мәгариф хезмәткәрләрен һәм педагогик хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Әлеге бәйрәм Сезнең зур хезмәтегез алдында баш иеп, рәхмәтебезне җиткерергә мөмкинлек бирә.

Мәгариф өлкәсендә бары тик үз һөнәрен яратканнар, белем бирүдә төп максатның яхшы белгеч, җәмгыять өчен файдалы, тормышта үз урыннарын таба алучы шәхес тәрбияләү икәнлеген аңлаганнар гына уңышлы итеп эшли ала. Республикабызда белем бирү системасының нигезен шундый укытучылар тәшкил итүе белән чын күңелдән горурлана алабыз.

Сез укыту өлкәсендә элеккеге яхшы традицияләргә яңа инновацион методика һәм программаларны да кертәсез. Республика җитәкчелеге сезнең хезмәтегез уңышлы булсын өчен барлык кирәкле шартларны да тудыра. Бездә ел саен яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачыла, искеләре төзекләндерелә, аларның матди-техник базасы ныгытыла. Күп кенә мәктәпләрнең класслардагы җиһазларына хәтта көнләшерлек. Быел тагын 11 яңа мәктәп һәм 30 балалар бакчасы кулланылышка кертелә.

Укытучыларның социаль һәм һөнәри проблемаларын чишү мәктәпләргә чын мәгънәсендә укытучы булганнарны тартырга һәм белем бирү өлкәсендә тагын да зуррак уңышларга ирешергә ярдәм итә. Саннарга игътибар итсәк, мәктәпләрдә яшь укытучылар артуы күренә. Соңгы елларда балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән китүчеләр саны кими бара. Бездә бу күрсәткеч, Россия буенча булган күрсәткечтән, 3 тапкыр түбәнрәк. Бу исә җәмгыятебездә укытучы һөнәренең абруйлы һәм өметле булуын раслый.

Хөрмәтле укытучылар, шушы бәйрәм көнендә Сезгә һөнәрегезгә тугры, һәр баланы тәрбияләүгә җаныгызны бирергә әзер булуыгыз, зирәк акылыгыз, укытуга җаваплы карашыгыз өчен зур рәхмәтемне һәм ихтирамымны белдерәсем килә. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, сабырлык, мәхәббәт һәм иминлек телим!