Бәйрәм белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Удмуртия халкы!
Сезне чын күңелемнән Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Беренче май бәйрәмен без яңарыш һәм өмет билгесе буларак кабул итәбез. Безнең өчен әлеге бәйрәм — дәүләт үсеше өчен бердәм булып намуслы хезмәт итү символы.
Удмуртия халкы элек-электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Россиядә һәм бар дөньяда безнең республиканы данлыклы коралчылар, сәләтле металлурглар, югары квалификацияле машина төзүчеләр, тырыш нефтьчеләр, тынгы белмәс авыл хезмәтчәннәре яшәүче республика дип беләләр.
Республика җитәкчесе вазифасын бер ай башкару дәвамында мин Удмуртиянең берничә шәһәр-районнарында булырга, сәнәгать предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгы тармагында, кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә эшләүче йөзләгән кешеләр белән танышырга өлгердем. Көн саен биредә үз җирләренә, үз хезмәтләренә тугры кешеләр яшәвенә ныграк инанам.
Бергәләп барлык авырлыкларны җиңеп, Удмуртиянең социаль тотрыклылыгын саклап калырбыз һәм икътисади потенциалын ныгытырбыз дип ышанам. Якын арада республика халкының тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә проектларны тормышка ашырырга туры киләчәк. Без барысын да булдырачакбыз.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, язгы кәеф телим.
Александр Бречалов, вакытлыча Удмуртия Башлыгы вазифаларын башкаручы