Бәйрәм белән, коралчылар!
19 сентябрь — Россиядә Коралчылар көне
Кадерле дуслар! Сезне Коралчылар көне — оборона-сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләре, инженерлар һәм конструкторларның һөнәри бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Хәтерләсәгез, Коралчылар көнен булдыру идеясен ун ел элек легендар конструкторыбыз Михаил Тимофеевич Калашников тәкъдим иткән иде. Бәйрәм шактый яшь булуга карамастан, ул илебез җиңүләренең күп гасырлык тарихы символы булып тора, Россиянең көчлелеген һәм куәтен күрсәтә.
Удмуртиядә оборона-сәнәгать комплексында 50 меңнән артык кеше эшли. Бу — югары дәрәҗәдәге профессионаллар командасы. Сезнең эш җаваплылык, белем, тәҗрибә, зирәклек һәм һәрвакыт үсешкә омтылыш кебек остазлар өчен мөһим булган сыйфатларны үз эченә алган. Болар — гасырлар буе корал җитештергән күп кенә буын осталарының сезгә бирелгән мирасы.
Удмуртиянең оборон предприятиеләрендә көчле династияләр эшли, алар буыннан-буынга үзләрен корал эшенә багышлый.
Әлеге тармак ветераннарына һөнәрләренә тугры булып, һәрвакыт яшь буын белән тәҗрибә уртаклашырга әзер булулары өчен чиксез рәхмәт белдерәм.
Барлык завод хезмәткәрләренә иминлек, ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар телим.
Александр Бречалов, Удмуртия Республикасы Башлыгы.