Бәйрәм белән, дуслар!
Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы! Илебезнең төп дәүләт бәйрәме белән чын күңелдән котлауларымны кабул итеп алыгыз.
12 июнь — яңа демократик Россиянең туган көне. Бу көн аның дәүләтчелеген һәм мөстәкыйльлеген билгели. Катлаулы һәм омтылышларга бай вакытта туган бәйрәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символына әверелде. Бәйрәм күпмилләтле Ватаныбызны яратучыларны, аны чәчәк атучы дәүләт итеп күрергә теләүчеләрне һәм илнең уңышы һәркемнең шәхси тырышлыгына бәйле икәнлеген аңлаучыларны берләштерә.
Бәйсезлеккә күп гасырлар дәвамында зур югалтулар һәм әби-бабайларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирештек. Россия көнен билгеләп үтү ул — өлкән буынга тиешле хөрмәт күрсәтү, иң яхшы традицияләрне саклап калу, бердәмлекне ныгыту, социаль өлкәдә һәм икътисадта уңышларны арттыру дигән сүз.
Бу бәйрәмне ижаулылар аеруча канатланып, рухланып каршы ала. Инде күп еллар җәй башында – нәкъ Россия көнендә — Удмуртия башкаласы халкы Шәһәр көнен билгеләп үтә. Узган ел әлеге бәйрәм ишегалларында башланды, аннан район күләмендә узды һәм шәһәр мәйданнарында дәвам итте. Ижаулылар һәм килгән кунаклар мондый форматтагы бәйрәмне шатланып кабул иттеләр, хупладылар, бик теләп катнаштылар һәм быел да бу тәҗрибәне кулланырга тәкъдим иттеләр. Ышанам: сезнең һәрберегез бу көнне үзенең күңеленә хуш килгән мавыгу таба алачак.
Барыгызга да уңышлар һәм сәламәтлек телим! Һәрберегезнең йортында бәхет булсын!
Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.