14.06.2017
Бәйрәмнәр берләштерә
17 июнь көнне Можга районының Кече Сюга авылында республикакүләм Гербер бәйрәме узачак. «Гербер — 2017» — удмурт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге. Анда йола боткасын авыз итәргә, сувенирлар сатып алырга, удмурт халкының төрле иҗат төркемнәре чыгышларын карарга, “Вятка” токымлы атларны күрергә теләсәгез, бәйрәмгә рәхим итегез.
Бу көнне бәйрәм кысаларында 15 интерактив мәйданчык эшләячәк. Можга шәһәре-нең “Центр” тукталышыннан (Можгинская урамы, 72) ярты сәгать саен автобус китәчәк.
Сабантуйлар да якынлаша. Ул Можгада — 1, Сарапулда — 8, Ижауда 9 июльдә булачак.