Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бәйрәмнәрдән соң уйланулар
17.09.2014

Бәйрәмнәрдән соң уйланулар

 Әле күптән түгел генә Татарстан Язучылар берлегенең 80 еллыгын башкалабыз Казанда бәйрәм итеп кайткан идек. Безнең өчен зур чара иде ул. Удмуртия Язучылар берлегенең дә юбилее килеп җиткән икән. Бәйрәмгә чакыру алгач, шатланып, барырга җыендык.

Ара ерак булмаса да, Ижау юлында “бөке”гә эләгеп, 15 минутка соңга калып барып җиттек. Удмуртия Язучылар берлегенең 80 еллык юбилей кичәсе башланган иде инде. Үзебезгә билгеләнгән урыннарга барып утыру белән Воткинск шәһәреннән безнең белән килгән шагыйрь Сергей Вострокнутовны сәхнәгә чакырдылар. Яшь язучыбызга Дәүләт Советы мактау грамотасы бирелде. Бу Сергей өчен генә түгел, безнең Воткинскида 80 елдан артык эшләп килгән “Сүз” әдәби түгәрәге өчен дә зур шатлык булды. Дустыбызны котларга ашыктык.
Юбилей кичәсе дә үзенчәлекле итеп әзерләнгән. Язучыларны котларга Республика Хөкүмәте, Мәдәният һәм матбугат министр­лыгы, китап нәшрияты, милли китапханә җитәкчеләре килгәннәр. Республиканың танылган шагыйрьләре чыгышлары “Италмас” ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Сәхнәдә бер-бер артлы җырлары яңгырады. Халык шагыйре Вячаслав Ар-Сергига сүз бирелде. Ул:
— Бүген бәйрәм көн, шуңа да мин беркемне дә тәнкыйтьләргә, күңелсез мәсьәләләр күтәрергә җыенмыйм. Әлеге зур юбилей кичәсендә без үзебезнең янда булганнарны гына түгел, мәңгелеккә киткән язучыларны да искә алырга тиешбез, — диде. Үзенең чыгышында ул күптән түгел бер төркем язучылар белән Владимир Путин янында очрашуда булуы турында, Президентның: “Киләсе ел Әдәбият елы булачак”, — диюен үз колаклары белән ишетүе турында сөйләп үтте һәм “Ана җыры” дигән шигырен укыды.
УР Язучылар берлеге рәисе Егор Загребин исә кунакларга Россия Язучылары һәм Татарстан Язучылар берлекләреннән килгән котлауларны җиткерде. “Бүгенге көндә Удмуртия Язучылар берлегендә 93 язучы бар. Алар арасында яшьләр күп булуы куанычлы. Арабызда язучы хатын-кызлар үзләренең иҗатлары белән аерылып торалар. Алла Кузнецова, Галина Романова аларның иң активлары”, — диде Удмуртия Язучылар берлеге рәисе.
Кичәдә шулай ук Галина Романова, балалар язучысы Владимир Михайлов, Вера Красовская, Василий Ванюшевлар чыгыш ясады. Автор башкаручы Геннадий Бекманов, Ада Диева, Владимир Котков кунакларга һәм каләмдәш дусларына үз җырларын бүләк иттеләр.
Удмуртиянең китап нәшрияты җитәкчесе быел китап нәш­риятында удмурт телендә 45 китап басылып чыкканлыгын әйтеп узды: “Удмуртия Язучылары бер­легенең антологиясен бастырып чыгарырга кирәк”, — дигән тәкъдим ясады. Бәйрәм шулай җыр һәм шигырьләргә уралып сизелми дә узып китте.
Кемнеңдер: “Язучыларның башка эшләре юк икән, кунакка гына йөриләр”, — дип әйтүе дә бар. Шулай да, кунакка гына барып кайтканда да кайчакта өермә кебек уй-сораулар дәррәү куба.
Бу кичәдә катнашып кайтканнан соң, минем белән дә нәкъ шулай булды. Уйлап карагыз әле, Татарстан Язучылар берлегендә 330 язучы, аларның 210ы пенсия яшендә. Удмуртия Язучылар берлегендә 93 кеше, алар арасында да яшьләр бармак белән генә санарлык дияр идем. Ни өчен? Хәзерге буын арасында каләм тибрәтүче, иҗат белән кызыксынучы юк, дисәгез, бик тә ялгышасыз. Бәлки яшьләргә, аларның иҗатына игътибар, әдәби түгәрәкләр эшләве җитеп бетмидер?.. Язылган шигырьләр, әдәби әсәрләр тикшерелеп, китап булып дөнья күрмәсә, аларны язып, үзең өчен куен дәфтәрендә саклауның бер дә шатлыгын күрмим мин. Кичәдә сәхнәгә менүче Сергей Вострокнутовтан башка, чыгыш ясаучы бер генә яшь кеше дә табылмады. Мондый зур бәйрәмнәрдә күңелләрне төшермәс өчен оешмада булган җитешсезлекләрне, промблемаларны ачып салмаска тырышсалар да, алар күңелләрдә җыела бара. Удмуртия Язучылар берлегенең соңгы вакытларда эше ник сүлпәнләнде? Тиздән Республикада Бөек җиңүнең 70 еллыгын, Петр Ильич Чайковскийның тууына 175 ел тулуны бәйрәм итәргә җыенабыз. Ник язучылар, шагыйрьләр өчен конкурслар һәм башка чаралар уздырылмый? Удмуртия китап нәшриятында басылып чыккан 45 китап арасында татар телендә бер генә китап булса да бармы? Сораулар күп кайнады минем башымда… Тик мин бу мәкаләне кемнедер үпкәләтер, кимчелекләрне күзгә төртеп әйтер өчен язмадым. Күзе генә түгел, күңеле дә сукыр язучы гына уйланмас бүгенге иҗат тормышы турында. Юбилей тантанасында каләмдәшләрем — Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары катнаштылар. Алар ни әйтер икән?

Гөлфия Исхакова,
Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы,
Риза Шәфи исемендәге премия иясе,
Воткинск шәһәре.