Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр!
23.02.2022

Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм — Ватаныбызны саклаучы һәм илебез иминлеген тәэмин итүче бар кешене берләштерүче бәйрәм.
Без Ватаныбыз өчен гомерләрен корбан иткән, җиребезне һәм халкыбызны каһарманча яклаган бабаларыбызның батырлыкларын горурлык белән искә алабыз. Бу көнне без үз тормышын илебезгә хезмәт итүгә багышлаган ватандашларыбызны хөрмәтлибез.
Удмуртия — илнең иң зур оборона үзәкләренең берсе. Россия Президенты Владимир Путин карары белән Ижау шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу — безнең өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык.
Бәйрәм белән котлап, сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык телим.

Александр Бречалов, Удмуртия Башлыгы.