Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Бәйлисе бар йөрәкне…
17.05.2017

Бәйлисе бар йөрәкне…

Хәсән Туфанның шигъри юллары еш искә төшә. Аллага шөкер, бүгенге көндә җитеш тормышта яшибез. Кияргә теләгән киемебез, ашыйсы килгән ризыгыбыз бар. Ләкин акча янчыклары калынайган саен үзебезне бәхетле хис итмибез, киресенчә, күңел тынычлыгы бетә. Җан җылысы җитми, зур дәрәҗәле кешеләрнең дә җаннары туңа, өши. Ни өчен шулай соң? Әйтегез әле, кайчан соңгы тапкыр якын кешеләрегезгә: “Син минем иң кадерлем!” — дидегез? Аралашу вакытында да әңгәмәдәшебез-нең хәлен сорыйбыз да, аннан җавап та көтеп тормыйча, тизрәк үз сүзебезне әйтеп калырга тырышабыз.
Бер якын туганым икенче шәһәрдә гомер итә. Инде күп еллар атна саен шалтыратып, ире белән сүзгә килүен, я булмаса чираттагы яңа күлмәк сатып алуын сөйли. “Әй туганым, үзеңнең хәлләрең ничек соң?” -дип сорарга оныта. “Инде телефонны алмыйм микән?” — дигән гөнаһлы уйлар да керә башыма. Былтыр аңа кунакка баргач: “Җәйге аяк киемең бик уңайлы күренә, минем дә шундыйны алып киясем килә, тик акчам җитмәс шул”, — дидем. Туганым: “Бәясе кыйбат аның, 4 мең сум тора”, — дип, “эт корсагына сарый май килешми” дигәндәй, бу темага сүзне төгәлләп куйды. Шулай, кеше кайгысы иртә керә, кич чыга диләр.
Бер гаиләне беләм, хатыны бик чибәр. Гомере буе ул, әкияттәге сыман, көзге алдында бөтерелеп, иреннән: “Мин матурмы?” — дип сорый. Эштән арып кайткан иренә: “Җаным, арыгансыңдыр, әйдә, тәмле ризык пешердем”, — дип дәшкәне юк.
Җан җылысын күпләр Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылудан таба. Аллаһ ризалыгы өчен яшәү -зур канәгатьлек хисе китерә. Хәдистә дә “Аллаһы Тәгалә сезнең сурәтләрегезгә һәм малларыгызга түгел, бәлки күңелләрегез һәм гамәлләрегезгә карый”, — диелә бит. Яхшы күңел һәм ниятләр, ихлас белән кылынган гамәлләр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә ярдәм итә. Ә Раббыбыз ризалыгына ирешеп яшәсәк, иншәАллаһ, күңел тынычлыгы да табарбыз.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.