Бәйгедән соң уйланулар
Бәйгенең башыннан алып азагына кадәр үзем кайнагач, нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтәсем килә. Агымдагы елда бәйгегә Удмуртия, Татарстанның Әгерҗе районы гына түгел, Актаныш, Мөслим районнары да, хәтта Төмән өлкәсеннән дә кызыксынып катнаштылар. 230 баланың бәйгегә җибәрелгән эше каралып, лаеклылары гала-концертта бүләкләнде. Бәйгенең нигезләмәсендә “Җирле шагыйрьләрнең шигырьләренә өстенлек бирелә” дигән пункт бар иде. Әлеге юнәлештә Әгерҗе районыннан бик күп эшләр килде. Балалар башкаруында җирле шагыйрьләребез Чыңгыз Мусин, Әлфирә Низамова, Гөлфия Исхакова шигырьләре яңгырады. Бәйгедә әти-әниләрнең тырышлыгы да күренде. Мәсәлән, Сарапул шәһәреннән катнашкан 4 баланы да әти-әниләре әзерләгән. Әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясаучылар да күп булды. Нигезләмә буенча Татар халык, Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү шарт булса да, никтер катнашучылар халкыбыз, Габдулла Тукай әкиятләрен аз беләләр кебек тоелды. Уйлап карагыз: бәйгегә тәкъдим ителгән өч эш “Кем нәрсә ярата?” исемле татар халык әкияте иде. Димәк, күбебез китаплар укымый, Интернетта нәрсә бар, шуны гына алып үзләштерә. Нигезләмә буенча, бәйгегә катнашу өчен гариза язарга кирәк. Ләкин видеоязманы гариза тутырмыйча гына җибәрүчеләр күп булды. Нәтиҗәдә, караган саен, аның кем икәнлеген ачыклауга күп вакыт китте. Тагын бер төер күңелдә калды. Ул да булса — гала-концерт барганда залда тамашачы булып утырган балаларның игътибарсызлыгы. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар, залда үзләренең яшьтәшләренең аларны тыңламавын күреп, югалып калдылар, каушадылар.
Можга шәһәре балалар бакчалары, Сарапул шәһәре, Балезино, Юкамен районнары, Ижау шәһәреннән 10 нчы мәктәп укучылары бәйгедә аеруча актив катнаштылар, әзерлекләре яхшы булу белән аерылып тордылар. Барлык әти-әниләргә, укытучы-тәрбиячеләргә зур рәхмәт белдерәбез. Киләсе елларда хаталарга игътибар итеп, бәйгедә катнашып, тагы да зуррак үрләр яуларга язсын!
Рәфилә Рәсүлева.