Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бәгрәш-Бигрәдә мәдәният йорты ачылды
13.08.2014

Бәгрәш-Бигрәдә мәдәният йорты ачылды

 Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев һәм төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр Кече Пурга районының Бәгрәш-Бигрә авылында эшлекле визит белән булып кайттылар.

Беренче эш итеп алар яңа хоккей коробкасы янында тукталдылар. Әлеге коробка җәй айларында спорт уеннары һәм роликларда йөрү өчен кулланыла. Биредә олы кунаклар балалар белән аралаштылар, аларга спортта җиңүләр, укуда уңышлар теләделәр. Аннан соң район башлыгы Александр Ерохин тәкъдиме белән скверда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында ветераннар белән бергәләп  миләш агач­лары утырттылар. Соңыннан барлык кунаклар авыл мәдәният йортын ачу тантанасында катнаштылар.

Әлеге вакыйганы Бәгрәш-Бигрәдә 3 ел көткәннәр. Элеккеге мәдәният йорты бинасы Пугачевода корал  арсеналындагы  шартлаулардан зыян күрә. Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы әле генә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән төзүчеләрне котлады. “Бәгрәш-Бигрәдә хәзер  үз эченә мәдәният йортын, мәктәп, балалар бакчасын, спорт мәйданчыгын алган тулы бер спорт һәм мәдәният үзәге эшләячәк. Киләчәктә әлеге комплекс буш тормас дип ышанам”, — дип теләкләрен җиткерде.