Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бүләк иясенә тапшырылды
25.12.2019

Бүләк иясенә тапшырылды

Күңелле вакыйгаларның уртасында булу, кешеләрнең сөенечләрен уртаклашудан да рәхәте бармы икән?! Шундый рәхәтлекне күптән түгел миңа да татырга туры килде. Яңа ел якынлашып килгән көннәрнең берсендә Кыш бабай бүләк тулы капчыгын күтәреп, юлга чыккан кебек, без дә “Яңарыш”ка язылучылар арасында уйнаткан лотерея бүләген –бетономешалканы машинага салып, Вараксинога юл тоттык. Сарапул шәһәренең “Барс” сәүдә үзәге җитәкчесе Зөлфәт Арсланов бүләкне отучыга үзе үк илтеп бирергә ышандырган иде. Бетономешалканы газетаны укучыбыз – Вараксинода яшәүче Вәсилә ханым Хуҗиева отты. Шушы вәгъдәне үтәү максатыннан бардык та инде без Зөлфәт әфәнде белән Вараксинога.
Вәсилә ханым безне улы белән бергә юлга чыгып каршы алып торды. “Яңарыш”ны алтынчы ел рәттән яздырам. Газетаны безгә Вараксино китапханәсе хезмәткәре Әлфия Миңнәхмәтова яздыра. Зур рәхмәт аңа! Газетага язылучылар арасында лотерея уйнатулары турында, ә иң зур бүләк бетономешалка буласын белгәч, “Эх, отарга иде, бик кирәк инде ул безгә!” — дип уйлап куйган идем. Чөнки улым быел бакчасында мунча төзеде. Ә киләсе елда йорт салырга җыена”, — диде Вәсилә ханым.
Тормыш иптәше 2002 елда фаҗигале рәвештә дөнья куйганнан соң, улларын ул берьялгызы үстереп, олы тормыш юлына бастырган. Бүген дә бар сөенече дә, юанычы да уллары һәм оныгы. Алнаш районының Бакыр Заводы авылында рус телендә белем алса да, Вәсилә апа саф татарча сөйләшә, газетаның һәр санын укып бара. Бүләкне милли җанлы кешегә тапшыруыбызга без бик сөендек. Ә Вәсилә ханым “Яңарыш” газетасы редакциясенә, Зөлфәт Арслановка чиксез рәхмәтләрен белдерде. Газетабызның алдагы көннәрдә дә зур үрләр яулавын, укучылары күп булуын теләде. Безнең өчен монысы иң мөһиме.

Элмира Нигъмәтҗан.