Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бүләктәмени хикмәт?
23.03.2017

Бүләктәмени хикмәт?

Кайтаваз

«Яңарыш” газета­сы­ның 10нчы санында дөнья күргән “Кадерле бүләк” исемле язманы укыганда тамак төбенә төер утырды, байтак вакыт тынычлана алмадым. Үземнең мәктәп елларым, балаларым укыган вакытлар күз алдыннан узды. Әйе, без дә шулай бәйрәмнәргә әзерләнә идек. Бүләк бирү алуга караганда күңеллерәк, минемчә. Синең биргән бүләгең башкаларныкыннан аерылып торса, бүләк алучыга ошаса, син ул көнне үзеңне бәхетле итеп тоясың. Без үскәндә дә, балаларыбыз үскәндә дә әллә ни кыймәтле бүләкләр бирү юк иде. Авыл җирендә 8нче мартка чәчәкләр, гомумән, булмый. Кызлар, я кулъяулык чигә, я берәр нәрсә тегеп бүләк итә. Малайлар хезмәт дәресләрендә нәрсәләрдер ясыйлар иде. Рәсем ясаучылар, шигырь иҗат итүчеләр дә булды. Аннан үзебез әзерләгән концертны куябыз. Укытучы апаларыбыз безне мактап, рәхмәт әйтеп, шатландыра торган иделәр. Белмим, без биргән бүләкләр аларга кирәк булды микән? Бүләктәмени хикмәт? Алар өчен безнең игътибарлы булып үсүебез мөhимрәк булгандыр.
Әлеге язма герое Әнвәрнең үз кулы белән ясаган рәсемне укытучы иң кадерле бүләк итеп кабул иткән. Бу бала күңелендә укытучы апасы гомере буе сак­ланачак. Укытучы да онытмас. Балалар укытучы белән курыкмыйча киңәшләшә алырга тиеш. Бала өчен укытучы — иң галим кеше бит. Ул барысын да дөрес эшли дип уйлый. Менә шундый очракта гына балалар мәктәпкә яратып, ашкынып бара һәм гомер буе мәктәбен, укытучыларын онытмый.
Мин укытучыларымның барысын да хөрмәт белән искә алам. Укыткан укытучыларның берсе генә исән инде. Авыл­га кайткан саен янына кереп, хәлен белеп чыгарга тырышам. Ул миңа изге теләкләрен теләп кала.
Минем кызларны укыткан укытучылар да шактый өлкән яшьтә инде. Кызларым аларны бәйрәмнәр белән, туган көннәре белән котларга оныт­мыйлар. Кирәк булса, булдыра алган кадәр, ярдәм дә итәргә тырышалар. Очрашкан вакытларында сөйләшеп туя алмыйлар. Әгәр дә укытучы кем күбрәк бүләк бирә, шуларны гына ярата икән, андый укытучының урыны мәктәптә түгел. Укытучыга ярарга тырышкан, ялагай укучы тормышта да җиңеллекне генә эзләүче булырга мөмкин.

Шуны әйтәсем килә: “Яңа­рыш” газетасында шундый тәрбияви язмалар күбрәк чыксын иде. Ул язмаларны укып, ниндидер нәтиҗә ясыйсың. Гомумән, газетаның бу санын бик яратып укыдым. Шул ук биттә “Бер җылы сүз җитә” ”Балык тотарга кармак бирик” исемле язмалар бик файдалы, эчтәлекле.
Рәхмәт, авторларына. Рәх­мәт “Яңарыш”ка!

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.