Бүләкләр ияләрен таптылар
27 октябрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында Татарстан Республикасы Мәдә-ният министрлыгы гранты, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы редакциясе “ТатарБазарФест” заманча татар мәдәнияте фестивале уздырды. Бәйрәм 2020 елга “Яңарыш” газетасына язылган тамашачыларыбыз арасында лотерея уенын уйнату белән үрелеп барды. Бу көнне газетага 20дән артык кеше язылуы сөендерде! Бүләкләрнең дә ниндиләре генә уйнатылды бит! Лотерея уенының төп иганәчесе Сарапул шәһәреннән “Барс” сәүдә үзәге җитәкчесе Зөлфәт Арсланов бензин белән эшләүче пычкы, шуруповерт, Резидә Миркасыймова Данир Сабиров концертына 12 билет бүләк итте. “Яңарыш” газетасы редакциясе әзерләгән Алабуга шәһәренә сәяхәткә ике билет һәм башка истәлекле бүләкләр дә үз ияләрен таптылар бу көнне. Газетабызга язылучылар арасында чираттагы лотерея декабрь аенда уйнатылачак (кайда һәм ничек узуы турында киләсе саннарда хәбәр итәрбез). Милли басмабызга язылырга соңга калмагыз! Декабрь аендагы лотереянең иң зур бүләге — бетономешалка — сезне көтә!