Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмыйк
21.08.2020

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмыйк

Барыбызга да мәгълүм, кеше өчен иң кыйммәтле нәрсә — вакыт. Чөнки югалган нәрсәне табып була, әмма үткән вакытны кайтарып булмый. Шуңа күрә акыллы кеше үз вакытының зур бер хәзинә, Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте икәнен аңлап, аны юк-барга әрәм итмичә, файдалы итеп кулланырга тиеш.

Аллаһы Тәгалә һәрбер кешегә бу тормышта вакытны бүлеп бирә. Кемгәдер 100 ел, кемгәдер 30 көн, кемгәдер 7 ел, кемгәдер 20 ел 3 ай. Кеше Раббысы билгеләгән шул вакытка җитә дә, Аллаһының бер сәбәбе белән: я авырудан, я фаҗигале төстә бу дөньядан китеп бара. Бер секунды артык, бер секунды ким булмый. Һәрбер сулыш саналган.
Менә Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән вакытны без ничек кулланабыз соң? Гөнаһ эшләп, кәеф-сафа корып, гомерне бушка үткәрәбезме яки Аллаһ кушканны, изге гамәлләрне үтәп, файдалы гомер итәбезме? Оҗмахка керер өчен бу дөньяда без нәрсә эшлибез? Кемнеңдер миллионары булып та, ул мохтаҗларга бер тиен дә ярдәм күрсәтмәскә мөмкин. Икенче берәүнең 10 сум акчасы гына бар, ләкин ул шуннан да 1 сум акчасын сәдака итеп бирә. Димәк, кемнең теләге бар, изге эшкә һәрвакыт мөмкинлек табачак. Ә адәм баласы һәрбер яхшы яки яман гамәле өчен, үткәргән вакыты, минуты, секунды өчен Аллаһ каршында җавап бирәчәк. Нәтиҗәдә я мәңгелек җәһәннәмдә газап кылыначак, я мәңгелек җәннәттә рәхәтләнәчәк.
Вакыт ул бик тиз үтә. Җирләү эшендә катнашучылар көн саен күпме кешенең гомере өзелүен күрәләр. Һәм барыбыз да шунда барасы. Беркем дә мәңгелеккә килмәгән. Шуңа күрә, көн саен үзеңә шундый сорау бир: «Ә мин бүген Аллаһы Тәгалә риза булырдай нинди файдалы, изге эш эшләдем?» Әйе, күпләр намаз укыганын искә алыр. Бу безнең гыйбадәт. Ләкин сәхабәләр моның белән генә чикләнмәгән. «Аллаһ кушкан гыйбадәттән кала мин тагын нәрсә эшләдем?» — дигән сорауга җавап бирергә тырышканнар. Кызганыч, бүгенге көндә күпләребез бу сорауга җавап бирергә оялыр. Әйе, кемдер: «Минем мөмкинлек юк. Ә теге кардәш кебек кыйммәтле машинада йөрсәм, мин аннан да күбрәк изгелек эшләр идем әле», — дип әйтергә мөмкин. Тик бу алай түгел. Зуррак изге эшләрне эшләр өчен, иң элек кечкенәдән башларга кирәк. Әйткәнемчә, теләге булган кеше мөмкинлек табачак. Бу кешенең финанс якларыннан түгел, ә аның табигатеннән, холкыннан тора. «Мөселман хәрәмнән сакланыр, хәләл ризык белән тукланыр, күңеле гел изгелектә булыр», — дип әйтә безгә Аллаһы Тәгалә.
Аллаһка шөкер, арабызда хәйрия акцияләрендә катнашучылар, спортны үстерүгә ярдәм итүчеләр, мохтаҗларны ташламаучылар бик күп. Алар изге эш эшлиләр дә, бу турыда оныталар. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Алар вакытның кадерен белеп, һәр көнне ниндидер изгелек эшләргә омтылып яшиләр. Чыннан да, узган секундларны, сәгатьләрне кире кайтарып булмый. Бер көн дә, бер атна да, бер ел да бик тиз узып китә. Ә без бу көн, атна, ай эчендә ахирәт өчен нәрсә әзерләдек соң? Кыямәт көнендә җәннәткә керү өчен безнең нинди гамәлләр артты? Бу сорауларны үзебезгә кат-кат бирик. Кеше гомере сизелмичә генә үтә. Кемгә күпме гомер бирелгәнен беркем дә белми. Эшләребезне иртәгәгә калдырмаска өйрәник. Әҗәлнең кайчан киләсен Аллаһы Тәгалә генә белә. Изге эшләр башкарырга, Раббыбыз кушкан гамәлләрне кылырга соңга калмыйк.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.