Быел бал аз булса да, бәйрәм күркәм узды
Христиан традицияләре буенча бал спасы — 15 августта, алма спасы -19 августта, чикләвек, икмәк спасы — 29 августта үткәрелә.
Быел яңгырларның күп булуы бал кортларына бал әзерләргә мөмкинлек бирмәде. Бал сатучылар рәтендә күрше төбәкләрдән үзләренең продукцияләрен тәкъдим итүчеләр юк диярлек. Балның бәясе дә узган елга караганда кыйммәтрәк.
Лудорвай музей тыюлыгында ел саен үткәрелә торган бал бәйрәменнән без быел да читтә калмадык. Без дигәнем: “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Шатлык”, “Бәхет”, “Яшьлек” ансамбльләре, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе. Үзебезнең татар моңнарын суккан паласлар, печән өемнәре белән бизәлгән сәхнәдән бәйрәмгә җыелган 1000нән артык кешегә ирештердек. Җырчы егетебез Рөстәм Егоров тамашачыларның күңелен үзенең тыйнаклыгы белән яуласа, талантлы кызыбыз Диләрә Гаделшина испан, португал телләрендә җырлап шаккатырды.
Баллы бәйрәм остаханәләргә бай иде. Милләттәшебез Ализә Хурамшина бәйрәмнән тал чыбыгыннан кәрзин үрергә өйрәнеп кайтса, “Яшьлек” ансамбленнән Чулпан Мөхәммәтҗанова болын үсемлекләре белән кулдан туку серләренә төшенде.
Әдәбият елы уңаеннан балалар өчен “Җәйне озату” мәйданчыгы оештырылган иде. Яшь язучы Наталья Ланских кечкенәләрне әкият сөйләп сөендерде. Биредә теләгән һәркем, каурый каләм белән иске рус алфавиты нигезендә, үзенең уйларын кәгазьгә төшерде.
Спорт уеннарында иң кызыгы ир-атларның, удмурт хатын-кызларының милли киемнәрен киеп, футбол уйнаулары булды! Ә ат арбалары тарту буенча ярышта ир-атларыбыз: Зөфәр Сәләхов, Мөдәррис Сафиуллин, Илдус Хуҗиннар командасына тиңнәр булмады.
Милли ризыгыбыз чәкчәк белән удмурт, рус милләте вәкилләрен дә сыйладык. Алга таба да туып-үскән җиребездә төрле милләт вәкилләре белән ябыштырылган чәкчәк төшләре кебек берегеп, бердәм булып яшәргә язсын.
Рәфилә Рәсүлева.