Быелгы беренчеләр
Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә ел саен беренче татар сыйныфы ачыла. Быел 1 «А» сыйныфына 24 укучы белем алырга килгән. Алар ана телен татар һәм рус төркемнәренә бүленеп өйрәнәчәкләр. Татар төркемен Рәсилә Габдрахманова, ә рус төркемен Гөлирә Гафиева укытачак. Шушы көннәрдә беренче сыйныф укучылары белән танышып кайттым. (Алар белән корган әңгәмәне «Алтын йомгак» сәхифәсеннән укырсыз). Рәсилә Искәндәр кызы быелгы беренче сыйныф укучыларының өметле булуын әйтте.
“Беренче көннән үк без аларны ике төркемгә бүлдек. Сыйныфта унбер укучы татар телен тирәнрәк үзләштерәчәк. Татар теле дәресләре кыскартылмады, атнага 3 сәгать татар теле өйрәтелә. «Әлифба», «Туган тел», «Татар теле» дәреслекләре белән укыячаклар. Хәзер дәреслекләр заманча эшләнгән, балаларның күзләре кызыгырдай матур. Әлбәттә, укучыларның татар телен белү дәрәҗәләре төрлечә, бармак белән генә санарлык булса да, татар телен бик яхшы белүче укучылар да бар. Быелгы беренче сыйныфка килгән укучылар бик шаяннар, кыюлар.
Әти-әниләр балаларының татар телен белеп үсүләрен теләгәнгә татар сыйныфына бирделәр. Монда әби-бабайларның да рольләре зурдыр дип уйлыйм, чөнки аларның күбесе Татар базары бистәсендә яшиләр, гимназиягә оныкларын каршы алырга киләләр. Әти-әнинең, әби-бабайның теләге булганда, укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү кыен булмас», — диде Рәсилә Габдрахманова.
Яңа уку елы татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахмановага да куанычлы хәбәр алып килгән — аңа Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре исеме бирелгән. Аны мактаулы исеме белән котлыйбыз. “Минем 20 ел буе гимназиядә эшләү дәверендә ирешкән уңышларымны югары бәяләүләре өчен бик зур рәхмәт”, — диде ул. Киләчәктә дә аның милләтебезнең горурлыклары булырдай укучылар тәрбияләвен, тагы да югарырак дәрәҗәләргә ирешүен телибез.