Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бу — безнең туган илебез
5.05.2016

Бу — безнең туган илебез

 Күптән түгел бу сүзләрне ишеттем дә уйга калдым. Ватан, туган ил, туган нигез… Нинди кадерле, тирән мәгънәгә ия сүзләр. Тик никтер без аларны бик сирәк әйтәбез.

Әле яңа гына Беренче май де­монстрацияләре үтте, хәзер 9 майда үтәчәк парадны көтәбез. Май ае — табигатьнең яшәргән чагы гына түгел, ә халыкта патриотик хисләр уята, берләштерә, илебезне ныграк яратырга этәрә торган ай да.
Беренче май демонстрациясенә күптән чыккан юк иде, быел, ниһаять, катнашырга туры килде. Белмим, бәлки күп кешеләрне мәҗбүриләп чыгарырга туры килгәндер, ләкин демонстрациягә килгән һәр кешенең йөзендә елмаю иде. Күпләр гаиләләре, балалары белән чыкканнар. Без — 70нче ел балалары — шулай ук әти-әниләргә ияреп демонстрацияләргә йөри идек. Безне беркем дә көчләп чыгармады, без моны шулай кирәк дип кабул итә идек. Үскәч совет заманында уздырылган демонстрацияләрдә дә катнаштым. Бу вакытта да һәркем үз теләге белән чыга иде. Ул демонстрацияләрдә бәйрәм рухы, бердәмлек нык чагылды. Без үзебезнең Советлар илендә, тыныч илдә яшәвебезгә, яныбызда дусларыбыз, якыннарыбыз булганга сөенә, шатлана, “Бу — безнең йорт, безнең Ватаныбыз”, — дип горурлана идек.
Бүген әти-әниләренә ияреп демон­страцияләрдә катнашкан балалар да киләчәктә әлеге гадәткә тугры калырлар дип уйлыйм.
Шәһәрдә, илебездә 9 май парадына нык­лап әзерләнүләре дә сөендерә. Җиңү көне — илебез өчен горурлану хисләре уята торган бәйрәм. Иң мөһиме: парадта балалар да катнашачак! Илебезнең киләчәге нәкъ менә балалар, яшьләр кулында. Дөньяда барган хәлләр дә, илебезне төрле яктан “пычратырга” тырышучылар да безнең күңелләрдәге патриотик хисне, илебезгә булган мәхәббәтне сүндерергә тиеш түгел. Тарихыбызда горурланырдай матур мизгелләр, мөһим вакыйгалар бик күп. Яшь буынга алар турында сөйләргә, патриотик рухны арттырырга гына кирәк.
Илебезне бик күп тапкыр яулап алырга тырыштылар, сугышларга тарттылар. Без үзебезнең тарихны, әти-әниләрнең, әби-бабайларның батырлыкларын хәтерлибез, “Бу — безнең Ватаныбыз”, — дип әйтәбез икән, безне җиңеп булмаячак.

Ләйлә Латыйпова, Ижау шәһәре.