Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Буыннар чылбыры өзелмәс
9.08.2017

Буыннар чылбыры өзелмәс

Мин җирдә ни өчен яшим? Киләчәк буынга нәрсә калдырам? Нәрсә эшләдем, ә нәрсә эшләргә җитешмәдем? Кеше үзенең кыска гына гомере эчендә барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы- хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме — үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша. “Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”, — дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Игелекле нәсел калдыр – бу сүзләр кешегә икеләтә бурыч йөкли. Әгәр нәселең игелекле булсын дисәң, син игелекле балалар тәрбияләргә тиеш. Бу юллар, һичшиксез, Маһифарваз Гомәр кызы Хатбуллина һәм аның гаиләсе турында.
Маһифарваз Гомәр кызы 1918 елның 24 ноябрендә Барҗы-Умга авылында туа. Туган авылында башлангыч белем ала. Кечкенәдән тырыш, үҗәт, чая кызны укырга бару теләге Минзәлә якларына әйди.
1937 елда Маһифарваз авыл ху­җалыгы техникумын тәмамлый. Авылда укытучылар җитмәү сәбәпле, аны туган авылы башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Максатчан, тырыш укытучыны тиз күреп алалар. Маһифарваз Гомәр кызына 1940 елда Кичкетаң җидееллык мәктәбендә укытучы, 1941-44 елларда директор вазифаларын башкарырга туры килә. 1943 елда аңа рус теле һәм әдәбияты укыту бурычы йөкләнә. 1944 елда Кадыбаш һәм 50нче елларда кире Барҗы мәктәбенә немец теле укытырга билгелиләр. Югары белем алу, белем дәрәҗәсен арттыру ихтыяҗы килеп туа. Маһифарваз 1951 елны Удмурт педагогика институтының (хәзерге Удмурт дәүләт университеты) немец теле бүлегенә читтән торып укырга керә. 1957 елда уңышлы тәмамлап, диплом ала.
Лаеклы ялга чыкканчы, Ма­һифарваз Гомәр кызы Барҗы урта мәктәбендә балаларны чит телгә өйрәтә. Буш вакытларында Салагыш һәм Кичкетаң мәктәпләренә йөреп укыта. 1985 елда лаеклы ялга чыга.
45 ел буена Маһифарваз Гомәр кызы алны-ялны белмичә балаларга тел ачкычы бирә. Ул вакытларда укытучының эшчәнлеге балалар укыту белән генә чикләнми. Укытучы җәмәгать эшләрендә актив катнашырга, пропаганда эшләре алып барырга, плакат-почмаклар ясарга тиеш була. Моннан тыш әле авыл хуҗалыгына да булышмый калырга ярамый. Гаиләңне ташлап, ял көннәрендә кычыткан чабарга, пиннек әзерләргә, ындыр табагында да чиратлап эшләргә тиеш булалар.
Маһифарваз апа да озак еллар пропагандист вазифасын башкара. Авыл клубларында (хәзер мәдәният йортлары дибез), фермаларда докладлар белән чыгышлар ясый. Урып-җыю чорында мәдәният хезмәткәре белән берлектә, мәктәп укучыларына концерт номерлары өйрәтеп, кыр хезмәтчәннәрен эшкә рухландырып йөри. Озак һәм дәвамлы эшчәнлеге өчен ул Мәгариф министрлыгының, обком һәм райкомның күпсанлы грамоталарына, Мактау хатларына лаек була.
1946 елны Салагыш авылы егете Габделхәй Фәйзулла улы белән гаилә коралар. Габделхәй Хатбуллин 1947-1957 елларда Барҗы мәктәбендә физкультура укыта.
1947 елда Барҗы-Умга авылында беренче балалары — кызлары Сәүдә, 1949 елда уллары Ирек туа. Балалар әби-бабай тәрбиясендә үсәләр. Барҗы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, икесе дә әти-әниләре юлыннан китәләр, укытучы һөнәрен сайлыйлар.
Әхмәтҗанова (Хатбуллина) Сәүдә Габ­делхай кызы 1955 елда Барҗы мәктәбенә укырга керә. 1966 елны тәмамлый. Алабуга педагогика институтының чит телләр бүлегенә укырга керергә тели, тик конкурс зур булу сәбәпле, уза алмый. Ижау шәһәренә китеп, яңа төзелгән автозаводка эшкә урнаша. 1967 елны завод каршында эшләүче автомеханика техникумының кичке бүлегенә укырга керә. 1971 елны технолог дипломы ала. Тик кыз укытучы булырга хыяллана. Районга немец теле укытучылары җитми. Әнисе Маһия апа кызны авылга кайтырга чакыра. Кыз шатланып ризалаша. Аны — Чекалда урта мәктәбенә, 1972 елда Барҗы–Пельга мәктәбенә билгелиләр. Бер үк вакытта Кичкетаң тугызъеллык мәктәбендә дә укыта.
1977 елда Кичкетаң урта мәктәбе ачыла. Барҗы-Пельга, Барҗы мәктәпләре монда күчерелә. Сәүдә Габделхаевна 2011 елга кадәр шу­шы мәктәптә балаларга белем бирә. 1974-80нче елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Кулына “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы” дипломы ала.
Тырыш, тынгысыз кызга да, әнисе кебек үк, пропаганда эше йөкләнә. Ул Балтач авылында, соңрак Кичкетаң авылында коммунистлар белән эшли. Иҗтимагый чараларда актив катнаша. Халык каршында концерт, спектакльләр белән чыгыш ясый.
1991 елда Кичкетаң мәктәбендә музей ача. Музей каршында туган якны өйрәнү түгәрәген алып бара. Түгәрәккә йөрүчеләр үзләренең фәнни эшләре белән төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннарга лаек булалар.
Сәүдә Габделхәй кызы лаек­лы ялга чыкканчы музей белән җитәкчелек итә.
1975 елда Балтач авылы егете Вагыйзь Әхмәтҗанов белән тормыш коралар. 1991 елда кызлары Римма дөньяга килә.
Сәүдә Габделхәевна лаеклы ялга чыккач та тагын биш ел укыта. Нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Маһифарваз Гомәр кызының һәм Габделхәй Фәйзулла улының икенче дәвамчылары Ирек 1956-66нчы елларда Барҗы авылы мәктәбендә белем ала. Лениногорск музыка педагогика училищесын 1970 елда тәмамлап, Исәнбай мәктәбенә музыка укытучысы итеп билгеләнә. 1973–77нче елларда Казанда музыкаль югары белем ала. Салагыш авылында эшен дәвам итә. Авылда Ирек Габделхәй улы катнашыннан башка бер чара да үтми. Кайда гына эшләсә дә, эшен югары дәрәҗәдә башкара. Барлык үткәрелгән чараларның үзәгендә кайный.
1976 елның июнендә Саба райо­ны Алга авылы кызы Нәкыя белән гаилә коралар. Түбән Кама шәһәрендә яшиләр. Тормыш иптәше белгечлеге буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы булса да, бик матур җырлый. Гаилә башлыгы музыка уен коралларында уйный, гаилә юлдашы җырлый. Җырлы гаилә Түбән Кама шәһәре мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Гомуми эш стажлары 98 елдан артык.
Алар Түбән Кама шәһәрендә дә сәнгать дөньясында кайнап яшиләр. Шәһәр күләмендә оештырылган барлык мәдәни чараларда актив катнашалар. Ирек Гомәр улы 1983-1995нче елларда шәһәрнең “Нар­дуган” җыр һәм бию ансамблендә музыка җитәкчесе була. Бүгенгесе көндә курайчылар мәктәбендә балаларга курайда уйнау серләрен өйрәтә.
Тырыш гаиләдә балалар да эшчән, максатчан булып үсәләр. Олы уллары төзүче-инженер, ә кечесе юрист һөнәрен үзләштерәләр. Әби-бабай, әти-әни эшен дәвам итмәсәләр дә, сайлаган һөнәрләрен яратып башкаралар, уңышларга ирешәләр.

Гаилә бергә җыелган чакларда мәк­тәп елларын, өлкәннәрне еш ис­кә алалар, очрашуларда катнашалар.
Бу династиянең халыкны, ки­лә­чәк буынны агарту өлкә­сен­дәге эшчәнлеге, аң-белемле итүдәге әһәмияте бик зур. Алар киләчәк буынны белемле, укы­мышлы гына итеп калмыйлар, ә мәдәниятебезне, гореф-гадәт­ләре­­­безне, әби-бабай­лардан кал­ган йолаларыбызны да сак­лап, үзләреннән соң килүче буын­га өйрәтәләр. Мондый мө­гал­­­­лимнәребез булганда та­тар халкының рухи байлыгы бер­ва­кытта да кимемәс, милләтнең үткәне дә хөрмәттә булыр, милли традицияләребез сакланыр. Ә иң мөһиме — буыннар чылбыры өзелмәсен!

Әлфия Шәймөхәммәтова, Кичкетаң авылы.