Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Буыннар бәйләнеше өзелми
16.08.2017

Буыннар бәйләнеше өзелми

Элек-электән үк яшь гаиләләргә балаларын карарга, тәрбия бирергә әби-бабай ныклап ярдәм итә. Җәй көне шәһәрдә үскән сабыйларны еш кына авылга кунакка алып кайтабыз. Аларга монда аеруча ошый: ирек, саф һава, табигать кочагы!
Мин — шәһәр кызы. Әби-бабай янында авылда еш кунак булдым. Ял итеп кенә ятмадык, печән әзерләргә, чүп утарга, өй җыештырырга, каз бәбкәләрен сакларга һәм башка бик күп эшләрендә ярдәм иттек без. Аннан бар гаиләбез белән Иж яки Кама елгасы ярында ял итә идек. Хәзер балачакны искә төшерсәм, боларның берсе дә юкка булмаган дип уйлыйм. Чөнки әби-бабайлар безне эш белән тәрбияләп үстергәннәр. Хезмәтне яратырга, туганлык араларын сак­ларга өйрәткәннәр бит! Миңа әбием еш кына: “Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнүең үзен өчен”, — дип әйтә иде. Әнә шулай мин сыер саварга, йон эрләргә, печән чабарга, бәйләргә һәм башка бик күп төрле һөнәрләргә өйрәндем.  Әбием мине туган телебездә аралашырга, язарга, укырга өйрәтте. Бүген безнең, инде үзләре гаилә корган оныкларының, гаилә, халкыбыз традицияләрен саклап яшәвебезне күргәч, алар бик сөенәләр! Аларның тәрбиясе юкка булмады. “Буыннар бәйләнеше бик көчле. Элек әти безне эшкә тәрбияләп үстерсә, бүген ул онык­ларына шундый тәрбия бирә. Мин аларга да, әби-бабаема да матур балачак өчен бик рәхмәтле”, — ди ирем Руслан.  Аның гаиләсе дә мине бик яратып кабул итте. Барыбызның да әби-бабай тәрбия­се алуыбызга сөенәм.Милли үзаң, халкыбыз гореф-гадәтләренә мәхәббәт гаиләдән башлана. Яшь гаиләләр моны аңласын, кабул итсен иде. Буыннар бәйләнешен өзмичә, өлкәннәр киңәшенә колак салып, алар тәрбиясен алып яшәсәк, телебез дә, традицияләребез дә сакланыр.

Эльмира Сюткина, Ижау шәһәре.