Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Буыннарны кавыштырды безнең мәхәббәт!
19.06.2014

Буыннарны кавыштырды безнең мәхәббәт!

Яшьләр арасында үз ярын, мәхәббәтен табу көннән-көн кыенлаша. Мондый нәтиҗәгә редакциябезгә танышу-таныштыру өчен мөрәҗәгать иткән егетләр-кызларның күплегеннән килдем. Кемдер уку, карьера дип, кемдер сайланып, гаилә кору яшен узып бара һәм бу турыда үзләре дә, әти-әниләре, якыннары да чаң суга башлый.
Әлеге сәхифәдә бер-берсен табып, әле быел гына үз язмышларын бәйләгән яшь татар гаиләләренең барлыкка килү тарихы белән таныштырасы килә. Бәлки, ялгызларның: “Мәхәббәтемне кайдан табыйм соң?” — дигән соравына да җавап табылыр. Сәхифәбезнең беренче пары — Айрат һәм Сания Гайфетдиновлар.

Танышу тарихы

Сания: “Безнең танышу тарихын бик озак­лап сөйләргә була. Без бер-беребезне мәктәп елларыннан бирле беләбез. Тик аралашканыбыз юк иде. 2011 елда Айрат игезәк энесе һәм әти-әниләре белән безнең авыл­га Сабантуйга килделәр. Шул чакта безнең әти-әниләр яшьлектә үзара дус булганлык­лары ачыкланды. Гайфетдиновлар гаиләсе авылга килүне белгәч, минем әти аларны кич белән кунакка дәште. Ә шул кичне дис­котекада Айрат мине биергә чакырды, аннан соң авыл буйлап йөрдек. Шул вакытта якыннан таныштык, рәхәтләнеп аралаштык, бер-беребезгә ошадык, телефон номерларын бирештек тә саубуллаштык ул көнне. Ә икенче көнне ул минем янга үзе генә килде. Без ул атнаны шулай очрашып уздырдык. Якыннан танышуыбызның җиденче көне минем туган көнгә туры килде. Ул миңа бүләккә алка алып килгән иде. Таң атканчы аның белән серләшеп утырдык та, иртән ул Ижауның хәрби комиссариатына китте. Шуннан аны армиягә дә алып киттеләр… Менә шулай безнең дуслыкның бер елы узып китте ”.

“Син миңа кияүгә чыгасыңмы?”

Айрат: “Армиядән кайткач, мин Саниянең кулын сорарга булдым. Әлбәттә, бу эшкә романтик яктан якын килә алмадым. Гадәттәгечә, алтын балдак алдым, тезләнеп: “Сания, син миңа кияүгә чыгарга ризамы?” — дип сорадым. Ул елмаеп риза булды. Менә шулай туй ясадык”.

Сания: “Туйдан соң безнең өчен тагын бер ачыш булды: минем әбием һәм Айратның әбисе яшь чакта дуслар булганнар. Аннан элемтәләре югалган. Ходай Айрат белән мине очраштырып, кавыштырып, Шәфиковлар һәм Гайфетдиновлар гаиләсен буыннар арасында дуслыклары башка югалмасын дип берләштергәндер”.

Гүзәл Шакирова.
Фоторсурәттә: Айрат һәм Сания Гайфетдиновлар.