Буыннарны берләштерүче бәйрәм
5 мең кеше әтиләр һәм уллар хорында җырлады.
Бәйрәм көне чараларга бик бай булды. Әтиләр һәм уллар Ижау буасы ярына Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлеген хөрмәтләү һәм Җиңү хакында җырлар башкару өчен бергә җыелдылар. Концертны караучыларның берсе – Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов булды. «Бу проектның инициаторы – Удмуртия әтиләре советы. Ел ярым эчендә акция меңләгән шәһәр халкын җыйды. Быел аталар һәм уллар хоры проекты Удмуртия шәһәрләрендә һәм районнарында да дәвам итә», – диде. Узган ел 9 майда 900 кешелек ирләр хоры Ижау Үзәк мәйданында сугыш еллары җырларын башкарган булса, бу юлы хор буа ярындагы зур концерт мәйданчыгына 5 меңгә якын кешене җыйды.
Һәм бу акция дәвам итәчәк. «Әтиләр һәм уллар хоры – төрле буын кешеләрен берләштерү һәм бабаларыбызның батырлыклары турында истәлекләрне саклап калу үрнәге. Бигрәк тә хәзер берләшергә һәм бу батырлыкларның ни өчен эшләнгәнен искә төшерергә кирәк», – диде Удмуртия Республикасы Әтиләр советы рәисе, Ижау хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Дмитрий Чистяков. Әтиләр һәм уллар хоры акциясе улыбыз Камил укый торган 86 нчы лицейда инде берничә ел уза. Аның сыйныфыннан без икебез катнаштык. Мәктәптә узган акциядә 5 җыр җырладык. Кызлар әлеге җырларга биюләр башкардылар. Быел әлеге акциядә икенче тапкыр катнашуыбыз. Бабайларыбызның фотоларын күтәреп чыктык. Җырлаганда, бабайларыбыз күз алдында торды. Бабаларыбыз, туганнарыбыз илебез иминлеге, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшкәннәр, җырларыбыз аларның рухына дога булып ирешсен иде. Безнең балаларыбыз да аларның батырлыкларын белеп үссеннәр, хөрмәт итсеннәр», – диде хорда катнашкан Марат Исламов.
Гөлнара Вәлиева.