Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Буш имезлек» кенә булмасын
30.03.2017

«Буш имезлек» кенә булмасын

«Яңарыш» газетасының 4нче санында “Сазлык”та боз кузгалса”… дигән яз­ма дөнья күргән иде. Хә­те­регездә булса, мәка­ләдә сүз Ижау шәһәренең “Болото” дип аталган районын ел саен су басу турында иде. Бу проблеманы милләт­тәшебез Илһам Хәми­дуллин күтәреп чыкты. Ул күп кенә җитәкчеләргә хатлар язып, әлеге сорауны хәл итү юлларын эзләүне таләп итте, журналистлар һәм белгечләр катнашлыгында “түгәрәк өстәл” оештыруга иреште.
Без үз чиратыбызда әлеге мәсьәләнең чишелешен күз уңында тоттык. Язгы ташу якынлашкан көннәрдә, Илһам Хәмидуллин белән элемтәгә кереп, әлеге язманың кайтавазы белән кызыксындык.
Милләттәшебез үзе язган хатлар буенча УР Хөкүмәте, Шәһәр хакимияте, Ижау шәһәренең “Ижводоканал” миниципаль унитар предприятиесе җитәкчеләреннән җаваплар алган. Халык юкка гына: “Еламаган балага имезлек каптырмыйлар”, — дими бит. Әлеге җавапларның уңай булуы ка­нәгатьләндерде.
Ижау хакимияте башлыгы Юрий Тюринның хатына күз салыйк әле.
“Степан Разин, Комбинатная, Железнодорожный тыкрыгы белән чикләнгән Магистральная урамы буенча явым-төшем, кар суларын агызып җибәрү белән беррәттән автомобиль юлын төзекләндерү” проекты нигезендә түбәндәге эшләр каралган: Партизанская һәм Магистральная урамнары чатында явым-төшем суларын җыючы коелар ясау, Щедрин урамы астындагы 20 ел элек төзелгән тоннельгә кадәр явым-төшем канализацияләре, тоннельдә шахта, су суырту станцияләре, Позим елгасына кадәр суны кудыру һәм чис­тарту корылмалары урнаштыру. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен тоннельгә расконсервация үткәреп, тикшерү эшләре алып барырга, 20 метр тирәнлектәге 2 метр диаметрлы тоннельдән суны суыртырга кирәк булачак.
2017 елда әлеге тоннельдә тикшерү эшләре каралган. Бүгенге көндә Ижауның Партизанская урамыннан карны чыгару, Партизанская һәм Магистральная урамнарында канализация коеларыннан суны суырту эшләре алып барыла”.
Чыннан да, бүгенге көндә язылып үткән эшләр гамәлгә ашырыла. Алда әйтелеп үтелгән урамнар игътибар үзәгендә.
Шушындый ук эчтәлектәге хатны УР Хөкүмәте рәисе урынбасары Рәфис Касимов та юллаган. Җавап хатында түбәндәге юллар бар: “Язын ташу башлангач, кар суларын суыртып тору буенча 3нче санлы насос станциясе операторларының тәүлек буена кизү торулары оештырылачак. Язгы ташуга каршы эш алып баручы төркемдә 1291 кеше хезмәт куя,127 автомобиль, 116 берәмлек инженер техникасы бар. Шәһәрнең һәлакәттән коткару эшләрен башкаручы оешмаларда барлыгы 109 берәмлек йөзү чаралары ягъни көймәләр бар. Алар 772 кешене сыйдыра ала.
Исегездә булса, “Яңарыш” газетасының 4нче санында урын алган “Сазлык”та боз кузгалса…” дип аталган язмада “Болото” районында ел саен су ташып, каралты-куралар су астында калуы белән беррәттән, икенче ел А гепатит вирусы, ротовирус, норовирус очраклары күп булуы турында һәм башка авырулар иң күп таралган район булып исәпләнүе турында язып үткән идек. Бу хакта УР буенча Роспотребнадзор идарәсе эпидемиология бүлеге җитәкчесе Вера Данилова хәбәр иткән иде.
Илһам Хәмидуллинның ши­каятенә Ижау шәһәренең “Ижводоканал” миниципаль унитар предприятиесе биргән җавапта исә түбәндәге юллар бар. “Степан Разин урамыннан алып Краснопосельская урамына кадәр биредә яшәүчеләр тарафыннан кулланыла торган суны химик һәм бактериологик яктан тикшерү өчен тиешле оешмалар белән килешүләр төзелгән. Су агызу торбалары да чистартылачак”.
Әлеге җитәкчеләр биргән вәгъдәләргә караганда, “Болото” районын су басу мәсьәләсе тулысынча хәл ителер төсле. Җаваплар канәгатьләнерлек, бары тик “буш имезлек” кенә була күрмәсен.

Элмира Нигъмәтҗан.