Буш вакыт — алтын вакыт
Бүгенге мәктәп укучылары буш вакытларын ничек үткәрәләр? Нәрсә белән кызыксыналар? Дөньяга нинди караш белән карыйлар? Сәхифәнең кунагы — Ижау шәһәренең 55нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Альбина Гыйззәтуллина.
Кыскача белешмә:
Яраткан фәне — математика;
Яраткан шөгыле — фотографиягә төшерү; чәч прическалары ясау
Хыялы — зоокибет ачу;
Социаль челтәрләрнең яратканы — “ВКонтакте”;
Уңай сыйфаты — максатчанлык;
Тормыш шигаре — “Намуслы, кешеләргә киң күңелле булырга, хезмәт яратырга!”
Әлеге йортка килүемнең сәбәбе — куяннар. Килеп кергәч, ниндидер зоокибеткә эләккәндәй булдым. Альбина мине үзенең кечкенә дуслары белән таныштырды. “Менә бу матур куяннар — “Гермелин”, монысы — “Декоратив күбәләк”, ә монысы “Салынкы колаклар” нәселеннән. Күптән түгел генә әле кимерүчеләр гаиләсеннән булган шиншилла алдык. Куян асрау бер дә мәшәкатьле түгел. Ояларын чистарту да җиңел. Урын-җирләрен гел пөхтә тору зарур. Дымлы, юеш, җилле урында куяннар авыруга бик тиз бирешә. Алларыннан азыкны бер дә өзмәскә кирәк. 12 яшьтә куяннар үрчетү белән шөгыльләнә башладым. Бу, бер яктан, керемле, икенчедән, рухи ял бирә. Аларны карап, тәрбияләп ял итәм. Куян асрауны хыялым да, хоббием да дип атый алам”. Аның сөйләвен шаккатып тыңлап тордым! Бик күп мәгълүмат бирде ул куяннар турында. Ана куяннар бер ай бала көтәләр, куян балалары әниләре белән ике-өч атна яшиләр. Елына өч-дүрт тапкыр дүртәр, өчәр бала китерәләр. Атасын-анасын, туган баласын бергә ябарга ярамый. Бала тудыручы куянга аерым читлек кирәк. Кайчакта ана куяннар туу белән кеше күрсә яки ана инстинкты уянмаган булса, балаларын ашарга да мөмкин. Яшәү вакыты — биш-алты ел. Куян балалары сорап килүчеләр шактый, күбрәк әти-әниләр балаларына, егетләр сөйгән кызларына бүләккә алалар икән.
“Куяннар тәрбияләгәч, мәктәптә укырга вакыты кала микән?” — дип уйлыйсыздыр. Кала икән шул! Әнә шулай үзе мавыгу дип кенә санаган шөгыльгә аңа әти-әнисе дә, апасы да булыша.Мәктәптә ул уку алдынгысы, өстәвенә тегә-чигә, бәйли, мастика белән тортлар ясый, гомумән, кулыннан килмәгән эше юк. Биология, тарих, җәмгыять белеме буенча эзләнү эшләре язып, шәһәр буенча конкурсларда җиңгән.
Золушка (Көлбикә) муллыкка тылсым ярдәмендә ирешсә, ул үз хезмәте белән ирешә, әти-әнисенең акча янчыгы стресс кичермичә генә яши бирә, чөнки Альбина аңа «һөҗүм» итми. Гомумән, төп эшләреннән, белем алудан тыш үзләренә шундый өстәмә шөгыль дә тапкан һәм шуңа өстәп, аннан табыш алуга да ирешкән кешеләр соклану уята миндә.
Рәфилә Рәсүлева.