Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бурычыбыз — телне саклау
19.10.2016

Бурычыбыз — телне саклау

Элек яңа уку елы башланыр алдыннан республикабыз бакчаларында һәм мәктәпләрендә милли белем һәм тәрбия бирүче укытучылар, тәрбиячеләр, милли оешма вәкилләре белән берлектә киңәшмәләр уза иде. Ләкин соңгы елларда бу матур традиция онытылган иде. 11 октябрь көнне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасованың бу матур гадәтне яңарту турындагы тәкъдиме һәм ярдәме белән Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә республикакүләм семинар узды. Ул “Удмуртия Республикасында татар телен саклап калуда һәм үстерүдә Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия базасындагы этномәдәни белем бирү ресурс үзәгенең роле” дигән темага багышланды. Семинар УР Фән һәм мәгариф министры белгечләре, Татарстан кунаклары, Удмурт дәүләт университеты һәм Казан федераль университеты галимнәре катнашында узды. Телне саклауга багышланган чыгышлардан соң, татар теле укытучысы Гөлнирә Гафиева 4нче сыйныфларга ачык дәрес бирде, 107нче балалар бакчасы тәрбиячеләре (“Ак калфак” оешмасы әгъзалары) хезмәттәшләренә калфак тегү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Татар теле укытучысы, республиканың этномәдәни белем бирүче ресурс үзәге җитәкчесе Рәсилә Габдрахманова әзерләгән “Сөмбелә” бәйрәме дә бик җылы узды. Семинар түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән тәмамланды.

Килешүләр нигезендә эшлибез

“Ижау шәһәрендә 1998 елны ачылган татар гимназиясенә 2014 елда “Этномәдәни белем бирүче республика ресурс үзәге” һәм 2016 елда Габдулла Тукай исеме бирелде. Бу безнең җаваплылыкны тагын да арттырды. Яңа уку елында бурычлар билгеләнеп, ресурс үзәгенең эш планы төзелде.
Иң беренче бурыч итеп башка регион мәктәпләре белән үзара аралашу, ярдәмләшү, фикер алышу, өйрәнүне куйдык. Узган уку елында моның ачык нәтиҗәсе булып, Удмуртиядә Татар мәгарифе көннәре узды. Татарстанның Мамадыш, Зәй, Әгерҗе, Кукмара районнары белән Удмуртия мәктәпләре арасында гимназиядә үзара хезмәтәшлек итү турында килешү төзелде. Без — татар теле укытучылары, әлеге килешүләр нигезендә Әгерҗе районының 1 нче гимназиясе, 3, 4нче мәктәпләре, Тирсә гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары белән семинарларда, конференцияләрдә фикер алыштык, элемтәләр булдырдык. Зәй шәһәренең 1, 3нче мәктәбе, Сарсаз-Баграҗ мәктәбе укытучылары белән дә Интернет аша элемтә булдырдык. Киләчәктә аларны үзебезгә чакырып, семинар уздыру да эш планына кертелгән.
Республика, шәһәр мәктәпләре белән ин­де күп еллар бергәләшеп эшләп киләбез. Г.Тукайның 130 еллыгына ба­гышланган республикакүләм фестиваль-конкурста бар­лыгы 200гә якын укучы һәм укытучылар катнашты. Удмуртия татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Илдус кызы ярдәме белән оештырылган бу чара беренчесе булса да, соңгысы булмас. Быел без аны Габдулла Тукай исемендәге бәйге дип игълан итәргә уйладык.
Елдан-ел татар сыйныфларыбыз кими, балаларыбыз русча сөйләшүне кулайрак күрә. Ләкин шул татар сыйныфына килгән сәләтле балаларны күреп, аларда татар теленә кызыксыну уятырга, аларны иҗади үстерергә тырышабыз. Узган уку елында 10нчы сыйныф укучысы Рөстәм Нәфыйков Казан шәһәрендә узган татар теле һәм әдәбиятыннан уздырылган Халык­ара олимпиадада җиңү яулап кайтты. Шул ук сыйныфтан бер укучы Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференциядә 1 нче урынга ия булды, К.Насыйри укуларында катнашып, 9нчы сыйныф укучысы 2нче урынны яулады. Гимназиядә уздырыла торган Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядә татар телендә чыгыш ясап, 11 нче сыйныф укучысы Гүзәл Зарифуллина 1 нче урынга лаек булып, УдДУ га укырга керү өчен ул өстәмә 10 балл алды.
Барысы да бездән генә тормый шул. “Я по-татарски плохо понимаю”, — дигән әти-әнигә ничек ярдәм итәргә соң? Алар бит нәкъ менә дәрес әзерләргә булыша алмыйбыз дип куркалар. Гаиләләргә ярдәмне, кызыксыныдыруны балалар бакчасыннан башларга кирәк. Ата-аналар өчен җыелышлар уздырып, аларны дөрес юл сайларга этәрү — безнең уртак бурычыбыз. Бу эшкә алынганбыз икән, аны намус белән башкару — һәр укытучының, тәрбияченең бурычы булып калырга тиеш”, — диде Рәсилә Габдрахманова.

Шома гына бармый

Рәсилә Искәндәр кызының ялкынлы чыгышын һәркем игътибар белән тыңлады. Ул гимназиядә бер дәреснең: татар, рус, инглиз телләрендә алып барылуы, физкультура дәресләрендә милли уеннарыбызга игътибар бирелүе, дәрестән тыш узган милли бәйрәмнәребез хакында таныштырганда барысын да видеоязмалар белән раслап барды. Гимназиянең Удмурт дәүләт университетының чит телләр бүлеге белән элемтәдә торуы, галимнәрнең укучылар арасында татар теленә карашларын тикшерү максатыннан эзләнү эшләре алып барулары һәм нәтиҗәдә укучыларның ана теленә уңай карашта торуларын ишетү дә күңелле. Тик гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтованың чыгышында бары 38% укучының гына татар телен өйрәнүен ишетү күңелдә сораулар тудырды. Татар юнәлешендә эшләүче уку йортында белем алучыларның яртысы да ана телен үзләштермәве бик нык гаҗәпләндерә.
Дөрес, милли мәсьәлә бик нечкә һәм аңа сак карарга кирәк. Әмма бик тырышканда, балаларда туган телебезгә карата кызыксыну уятырга була икән бит. Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты факультеты мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Шәмсетдинова үзенең чыгышында Казанда нәшер ителгән татар теле дәреслекләренең балаларга да һәм әти-әниләргә дә эш дәфтәрләре белән әзерләнүен әйтте. “Ел укытучысы” исемен алган яшь татар теле белгеченең укучыларга Интернет уеннары, комикслар аша телне өйрәтүен, дәрестән тыш укучылар белән паркка, кибеткә сәяхәт оештырып, анда очраган кешеләр белән татарча әңгәмә коруларын үрнәк итеп сөйләде. “Без укучыларны төркемнәргә бүлгәндә, аларның исем-фамилияләренә карап кына бүләбез. Нәтиҗәдә сыйныфта татар телен камил белгәннәр дә, бер кәлимә татар сүзен белмәгән укучылар да утыра. Тел киртәсе — кеше өчен психологик киртәләрнең иң авыры. Ул укучыда үз-үзенә ышанмау, бикләнү кебек сыйфатлар тудырырга мөмкин. Саксызлыгыбыз аркасында балада телгә карата мәхәббәт түгел, нәфрәт уятырга мөмкинбез. Шуның өчен рус һәм татар төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар санын тигезләргә тырышмагыз”, — дип киңәшен дә бирде.

Сафларыбыз сирәгәя

“Бүгенге көндә татар теле Удмуртиянең 11 мәктәбендә фән буларак, ә 4 мәк­тәбендә факультативларда, 5сендә тү­гәрәкләрдә өйрәнелә. Дөрес, быел фән буларак өйрәнелгән мәктәпләр саны кимеде, аның каравы түгәрәкләрдә өйрәнүче бер мәктәп артты”, — диде УР Фән һәм мәгариф министрының милли тәрбия һәм белем бирү бүлегенең баш белгече Валентина Корепанова. Сер түгел, фән буларак өйрәнгән мәктәпләр арасында бер генә татар сыйныфы булганнары бар. Димәк, бу саннар тиздән беренче кар сыман бик тиз эреп югалачак. Эш болай барса, киләчәктә Ижау каласында бер 6нчы гимназиядә генә татар сыйныфлары эшләп калуы ихтимал. Семинарда шәһәр мәгариф идарәсеннән белгечләр, шулай ук шәһәрнең 10нчы мәктәбеннән тыш, калган мәктәпләрнең татар теле укытучылары катнашмавы шул хакта сөйли. Рәмзия Илдус кызы Валентина Леонидовнага семинарга чакыру хатларының барлык мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына барып җитмәвен белдереп, мондый чараларны оештырганда җитдирәк карарга кирәклеген юкка гына искәртмәде. Ә бит ныклап уйласаң, мондый чараларны Мәгариф министрлыгының һәм шәһәр мәгариф идарәсенең милли эшләргә җавап бирүче белгечләре үзләре оештырырга тиеш.

Чылбыр бөтен түгел

“Агымдагы елда 107нче балалар бакчасы республиканың этномәдәни тәрбия бирүче ресурс үзәге булып тора. Башка тәрбиячеләр белән уртаклашырдай тәҗ­рибәбез бар. Шуның өчен мондый семинарлар оештырганда, милли юнәлештә эшләүче тәрбиячеләргә дә файдалы булуын телибез. Казанда ел саен укытучыларны җыялар, ә тәрбиячеләр читтәрәк кала”, — диде балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова. “Татарстанда тәрбиячеләргә зур игътибар бирелә. Балаларга милли белем һәм тәрбия бирүне бакчадан ук башламасак, мәктәп белән элемтәне булдырмасак, без уңышка ирешә алмаячакбыз”, — диде. Чынлыкта да шулай икәнлеге Кистем балалар бакчасы мөдир урынбасары Динә Касимованың фикереннән дә ачык чагыла. “Безнең балалар бакчасында балалар рус телендә сөйләшәләр. Чөнки аларның яртысы катнаш гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Тик әти-әниләр татар телен өйрәнүгә каршы түгелләр. Күп бәйрәмнәр, конкурслар мәктәп белән берлектә бара. Шуңа күрә балалар мәктәпкә килгәч, югалып калмыйлар, татар телен теләп өйрәнүне дәвам итәләр”, — диде. “Мактанып әйтмим, безнең бакчаны эзләп шәһәрнең башка районнарыннан әти-әниләр киләләр. Кызыксына башлагач, “Сездә милли эшләр баруын ишетеп торабыз”, — диләр. Мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары ел башыннан ук әти-әниләр, балалар белән эшли башласалар, безнең балаларыбыз югалмас иде, барысы да диярлек укуларын татар классларында дәвам итәрләр иде”, — диде Бриллиант Рафыйк кызы.
Бу Ижауда балалар бакчасының татар төркеме белән мәктәпләрнең татар сыйныфлары арасында тыгыз элемтә юклыгын күрсәтә. Дөресен генә әйткәндә, 107, 116 балалар бакчаларында 5 ел буе милли тәрбия алган сабыйларны “кереп” кенә алырга кирәк. Тик укытучылар ул балаларның мәктәпкә үзләре эзләп килүләрен көтәләр.
Семинар эшлекле сөйләшүләргә бай булды. Казаннан, УР Мәгариф министрлыгыннан килгән белгечләр семинарның эшчәнлеген югары бәяләделәр. 6нчы гимназия коллективы да зур көч куйган. Киләчәктә семинарны август аенда, пленар утырыштан һәм икенче бүлеген (тәрбиячеләргә дә файдалы булсын өчен) секция эшләрендә дәвам итәрлек итеп оеш­тырырга дигән фикер белән таралдылар.

Рилия Закирова.