Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бурычлылар арта
9.11.2012

Бурычлылар арта

Кредит тарихларының милли бюросы 1 октябрьгә Россия регионнарында яшәүчеләрнең күпмесе кредит хисабына яшәвен исәпләп чыгарган. Кулланылыш кредитлары күләме буенча Мәскәү — беренче урында (961,7 млрд. сум), икенче урында – Мәскәү өлкәсе (522,2 млрд.сум), өченче урында – Санкт-Петербург (422,4 млрд.сум). Удмуртия — Россия субъектлары арасында 29нчы урында.

Халык санына карап кредиттан файдаланучылар саны буенча Чиләбе өлкәсе беренче урында. Анда 1000 кешенең 476сы кредит алган. Икенче урында — Свердлау өлкәсе (468), өченче урында — Хабаровск өлкәсе (465), дүртенче урында – Удмуртия (452). Республикада яшәүче 689 899 кешенең кредит буенча бурычы бар.