Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Бураново әбиләре» булдырдылар
31.05.2012

«Бураново әбиләре» булдырдылар

«Бураново әбиләре» булдырдылар

«Бураново әбиләре» булдырдылар

Баку шәһәрендә узган «Евровидение» конкурсы артта калды. Дөньяны шаулаткан әлеге конкурста быел Россия данын Удмуртиянең «Бураново әбиләре» якладылар һәм икенче урынны яуладылар. Әлеге җиңүдән соң Удмуртияне дөньяга таныткан әбиләргә һәм әлеге авылга республикабыз игътибары да артачак. Республика Президенты Александр Волков Бураново авылында булып кайтты инде. «Бүген «Бураново әбиләре» Чайковский, Калашников, Кулакова кебек танылган исемнәр белән бер рәттә. Авыл артистлары регионыбызның данын арттырдылар. Хәзер Бураново авылына туристлар агылырга мөмкин. Димәк, авыл юлларын, мәдәният йортын, гомумән авылны төзекләндерергә кирәк. Моның өчен шактый чыгымнар таләп ителәчәк һәм без аны табачакбыз», — диде. Һәм бу сүзләр һавада эленеп калмый, Европа күләмендә йолдызга әверелгән әбиләр кайтып җиткәнче, авыл юлларын төзекләндерү, мәдәният йортын яңарту эшләре башлана.

Александр Волков 30 майда «Бураново әбиләре»н үз Резиденциясендә кабул итте.

Язгы бакча эшләре тәмамланганнан соң, бар вакытларын конкурска әзерләнүгә сарыф иткән әбиләр, хуҗалык эшләрен, туган авылларын сагынып кайтсалар да, сәхнәдән аерылырга уйламыйлар. 12 июньдә – Россия көнендә – алар Мәскәүдә Кызыл мәйданда чыгыш ясарга җыеналар.


Гаҗәп зур мәдәни чара
Ул – Евровидение.
Шуны карап йокламадык,
Җан аттык төне буе.

Кырык ике ил катнашты,
Россиябез – икенче!!!
Зур җиңү бу, зур куаныч,
Бик зур шатлык, сөенче.

Сәхнәдә “буран уйнатты”
Буранның әбиләре.
Бик сөйкемле, бик ягымлы,
Бик тә тыйнак үзләре.

Күңел биреп җырладылар,
Инглиз, удмурт телендә.
Дуслык илчесе булдылар
Әзербайҗан җирендә.

Бии-бии җырладылар,
Халыкчан киемнәре.
Күңел кылларын чиртердәй,
Шәп җырлый соң үзләре.

Йөрәккә үк үтеп керде
Алардагы яктылык,
Күңелләре чисталыгы
Бар халык сокланырлык.

Бөтен Россия берләшеп
Көч бирдек әбиләргә.
Рәхмәт сезгә, буранлылар,
Зур бәйрәм күңелләрдә.

Туган тел, мәдәниятне
Ярату – таң калырлык.
Милли горурлык хисләре
Һәркем үрнәк алырлык.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре