Булдыралар
Фотосурәттә: 107нче бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова тәрбиячеләр арасында. Ул һәрвакыт кул астында эшләүче хезмәткәрләренә эшләү алымнарын өйрәтә, төпле киңәшләрен бирә. “Хәлләрегез ничек?” — дип иртәнге сәгатьтән балаларны, ата-аналарны елмаеп каршы алырга өйрәтәм. “Балагыз тыңламый, сугыша”, — дип зарланырга кушмыйм, киресенчә, балаларының яхшы ягын күреп, әти-әниләргә җиткерергә ашыгырга кушам. Тәрбияче дә, өйгә кайткач, әти-әнисе орышса, әлбәттә, баланың бакчага йөрисе килмәячәк. Тәрбияче-бала — әти-әни арасында аңлашылмаучанлык туса, аны вакытында хәл итәргә, зурга җибәрмәскә өйрәтәм”, — ди Бриллиант Рафыйк кызы.
Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы республиканың эксперименталь мәйданчыгы булып тора. Биредә ел әйләнәсендә республика, район һәм шәһәр бакчаларының милли төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен семинарлар, ачык дәресләр уза. Коллектив тату, бердәм. Милли йөкне җигелеп тартканга күрә дә, бакча коллективы бик күп уңышларга иреште. Яңа уку елында татар теле белгече Ләйсирә Юсупова Ижау шәһәре хакимиятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Фәүзия Бегенева РФ Мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булды. Бакча коллективы да югары күрсәткечләре өчен Шәһәрнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү идарәсенең дипломы белән бүләкләнде. Агымдагы елда да коллектив җиң сызганып эшләргә әзер, чөнки алар һөнәрләрен чын күңелдән яратып башкаралар. Сүзне тәрбиячеләрнең үзләренә бирик әле.
Гүзәл Шәехова: “Мин 107нче бакчага Ижау педагогия көллиятен тәмамлагач эшкә килдем. Читтән торып, Глазов педагогия институтында укыдым. Гаиләм, балам бар. Декрет ялыннан чыккач, балаларны бигрәк тә ныграк аңлый башладым. Тәрбияче булып эшләү җиңел түгел. Һәрбер бала өчен үзеңнең күңелеңдә урын тапсаң, аның авырлыгы күренми. Әти-әниләргә дә эштән соң балаларыгызны ялгыз калдырмагыз. Ял көннәрендә бергә ял итәргә, кайда булса да барырга тырышыгыз”, — дип киңәш бирәм”.
Зәмзәмия Сәлиева: “45 ел рус балалар бакчасында эшләдем. 107нче бакчада 4 ел гына эшлим. Хәзер тәрбиячегә дәресләр әзерләгәндә, бәйрәмнәр оештырганда Интернеттан мәгълүмат табарга була. Әсбаплар да күп. Рәхәтләнеп эшләргә генә кала. Дөрес, хәзерге балалар элеккеге кебек тәрбияче күзенә генә карап тормыйлар. Мин баланың нәрсә белән кызыксынганын ачыклап, бала белән эшлим. Әти-әниләрнең кайберләре барлык тәрбия эшләрен балалар бакчасына тапшырырга тырышулары ошамый”.
Алсу Гафарова: “Без Гүзәл белән бертуганнар. Бергә көллияттә, аннан Глазов педагогия институтында белем алдык. Бирегә бергә эшкә килдек. Бер-беребезгә киңәшләр биреп, кирәк чакта ярдәм итешеп эшлибез. Миңа үземә тәрбияче һөнәре бик ошый. Балаларны кечкенә чагымнан ук яратам. Тәрбияче булу хыялым да балачактан килә”.
Вәсилә Шәйгорданова: “Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлагач, авыл мәктәбендә укыттым. 107нче балалар бакчасында күптән түгел генә эшлим. Миңа кечкенә балалар белән эшләү ошый. Тәрбияче булып эшләүнең авырлыгын күрмим. Алар белән бергә уйнасаң, сикерсәң, алар сине якын итәләр. Балалар белән эшләгәндә, утырып торырга ярамый, алар белән булырга кирәк”.