Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Булганына шөкер итеп яши
11.08.2022

Булганына шөкер итеп яши

20 елга якын журналистика өлкәсендәге хезмәтем мине Можгада бик күп яхшы, изге күңелле кешеләр белән очраш­тырды. Алар белән аралашканнан соң күңелдә ниндидер рәхәтлек, җиңеллек барлыкка килә. Өлкән яшьтәге кешеләр аерым игътибарга лаек.
Әйе, аларның барысы да диярлек михнәт күреп үскән, кечкенәдән авыр эшләрдә эшләгән, тамагы туярлык ризык күрмәгән, кияргә киеме дә булмаган. Шуңа карамастан, алар кешелеклелек, гаделлек сыйфатларын югалтмаганнар – ачык йөзле, гади, киң йөрәкле булып калганнар. Бик сокландыра бу мине.
Рәисә Гариф кызы Гарипова 1927 елның августында Әгерҗе районының Мүшик авылында яхшы нәселле гаиләдә туа. Авыр еллар булса да, әби-бабасының тормышы җиткән була, барына алар үз хезмәтләре, тырышлыклары белән ирешәләр. Әмма тормыш бертөрле генә бармый…
2 яше тулуга Рәисәнең әтисе дөнья куя. Әнисе 3 бала белән берүзе кала. Башта гаиләдә әнисенә абыйсы зур ярдәмче була. 40 нчы еллар башында армия сафларына алынган егет Бөек Ватан сугышына барып керә, тик туган якларына әйләнеп кайту аңа насыйп булмый. Яшь кыз Рәисә 3 нче сыйныфны да тәмамламыйча, эшкә керешә: көзен, планнан арттырып, кырда урак ура, кышын ирләр белән рәттән урман кисә, кирәк икән, атын да җигә. Бер көн калмый колхоз эшендә була. Кечкенәдән бик җитез, «тере» була ул. Шуңа колхоз җитәкчесе дә бар эшне ышанып тапшыра аңа. Рәисә дә кушкан эштән куркып тормый, барысын тырышып, җиренә җиткереп үти. Исеме гел халык телендә булып, мактау тактасына да кертелә. Өйләренең яшәрлеге калмагач, 8 машина нарат агачы кисеп, яңа йорт та җиткерәләр. Ул елларда авылда халыкка тормыш кирәк-яраклары алыр өчен кибет кирәк була. Гариповларның өйалды зур дип, шунда товар кайтарталар.Шулай итеп, буйга җиткән Рәисә кибетче булып та эшли. Гаиләсе гел мал-туар тотып, бакча үстереп, көн күрәләр. Тормышка да чыга Рәисә апа, улы дөньяга килә. Рәис, әнисенә ошап, бик тырыш, эшчән булып үсә.
1970 нче елларда авыл тарала башлый, кайсы шәһәргә, кайсы читкә китә. Озак уйлагач, Рәисә апа да гаиләсе, туганнары белән Можгага күчеп килә. Яхшы гына йорт салып, яши башлыйлар. Шәһәрдә ул башта буфетта, аннан сәнәгать предприятие­лә­ре ком­бинатында станокта эшли.
«Эш җиңел булмады, зур йортлар өчен көн­­нәр буе зур-зур агач ишекләр ясадык. Хезмәт стажы тулгач, Хезмәт ветераны исеме, яхшы премияләр-бүләкләр биреп, лаеклы ялга озаттылар. Җитәкчеләр хөр­мәтләделәр, рәхмәт аларга», – диде Рәисә апа.
Рәисә апаның тагын бер сыйфаты турында әйтеп китми мөмкин түгел. Әнисенә һәм аңа Аллаһы Тәгалә дәвалау сәләте биргән. Ярдәм сорап килмәгән кеше калмагандыр аңа, мөгаен. Күп кеше аннан экзема чиреннән, бозулардан, күз тиюләрдән һ. б авырулардан шифа алып китә. 3 ел элек Рәисә апа инфаркт кичергәннән соң, хәзер үзен саклыйлар якыннары. Чөнки һәр кешенең үтенечен йөрәге аша кичерә ул.
Бүген улы Рәис, килене Розалия тәрбиясендә яши. «Кулларыннан килмәгән эш юк аларның», – дип, сөенеп сөйләде Рәисә әби. Тормышыннан бик канәгать ул. «Йортым чис­та, өстем пөхтә, ризыгым мул», – дип, якыннарына, Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кыла. Нәсел-нәсәбе, туганнары, күршеләре дә горурланырлык аның. Көнгә 5 тапкыр намазда, бер ел уразасын да калдырмый. «Яңарыш» гәҗитен беренче көненнән үк яздырып, атна саен көтеп ала. Һәр битен җентекләп, күзлексез укып, дөнья, татарлар тормышы белән танышып бара. Гомер юлының һәр мизгеле турында авырсынмый сөйләп бирде ул миңа. Сокланмый мөмкин түгел үзенә!
Гаҗәеп әби Рәисә апа. Әле спортны да ярата икән. Телевизордан хоккей, бокс, чаңгы ярышларын карап бара. Хоккейчыларның барысының исемнәрен белә!
Әниләрен яраталар, хөрмәт итәләр улы белән килене. Оныгы да әбисенең хәлен белергә еш кайткалап тора. Шуннан да олы бәхет юктыр өлкән кешегә.
Можга шәһәрен, кешеләрен яратса да, туган авылын сагынып яши Рәисә апа. Инде Мушик авылы булмаса да, туган якларына эзен суытмый. Әле күптән түгел кайтып, басу-кырларын карап, җәйге табигате белән хозурланып килгән.
Рәисә апаны якынлашып килүче 95 яшьлек юбилее белән котлап, тазалык-саулык, тән сихәтлеге, күңел көрлеге теләп калам. Әле озак еллар шулай кадер-хөрмәттә, иминлектә яшәргә насыйп булсын.

Эльвира Насыйбуллина, Можга шәһәре.