Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Булганның кадерен белик!
25.07.2013

Булганның кадерен белик!

     Булганның кадерен белик!

Булганның кадерен белик!

Чебешләрне көздән саныйлар, дип әйтергә ярата безнең халык. Тик аларны санар дәрәҗәгә җиткерү өчен җәй буе тәрбияләп үстерергә дә кирәк бит әле. Республикабыз башлыгы Александр Волков та нәкъ шуны күздә тотып, Удмуртиядә барган барлык эшләрне контрольдән ычкындырмый. Шушы көннәрдә Сарапул районының берничә авылында яшәүчеләрнең көнкүрешен карап, моңзарларын тыңлап кайтты Президент.

Сарапул районының Кигбай (Кигбай исемле татар хөрмәтенә бирелгән исем) авылыннан башланган сәяхәттә сабыйларны балалар бакчалары белән тәэмин итү проблемасы турында сүз барды. Биредә балалар бакчасын төзекләндерү эшләре бара. Хәер, алай дип әйтү бик дөрес булмас, чөнки диварлары гына калган ике иске бинаны үзара кушып өр-яңа зур бакча җиткерелә. Уку елы башлануга инде яңартылган балалар бакчасы сабыйларны үз кочагына алачак. Авыл халкы республика башлыгына мәктәптә класслар саны аз булуы хакында да җиткерергә ашыкты. “Мәктәптә укучылар күп. Безгә кушылып киткән тагын бер бина кирәк” , — дип сүз башлаган мәктәп директорын Александр Волков тиз арада бүлдереп, үз фикерен җиткерде. “Әлеге мәктәптә проект буенча 300 укучы белем алырга мөмкин. Ә бүгенге көндә сездә 200гә якын гына укучы. Республикада әле моннан да начаррак шартларда, агач мәктәпләрдә укучылар бар. Мин сезгә ике зур класстан өч кечкенә класс бүлмәсе ясап, проблеманы чишәргә тәкъдим итәм. Ул вакытта һәр фән өчен аерым класс булачак. Ә мәктәп түбәсен төзекләндерергә кирәк, район үзәге агач материаллары белән ярдәм итсә, без чыгымнарын капларбыз”, — диде Президент. Авыл һәм район җитәкчеләре Александр Волковны мәктәп яныннан Кигбайның мәдәни үзәге каршындагы скверга чакырып, аны төзекләндерергә кирәклеген аңлаттылар, күрсәттеләр. Алар моның өчен 1 миллион 800 мең сум акча кирәклеген дә санап чыгарганнар. Президент бу турыда уйларга вәгъдә биреп, күрше Сигай авылы халкы белән очрашырга ашыкты.

Биредәге көллият инде ничә дистә еллар авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерли. Хәзер бу уку йорты республика кулына тапшырылган, ә ниндидер өлеше район карамагында. Шул үз кулларында булган өлешне (аңа ташландык хәлдәге өч катлы ике тулай торак бинасы керә) җирле идарә башлыклары нишләтергә белмиләр, әллә сатарга микән дип уйлыйлар. Бу фикерләрен, әлбәттә, республика башлыгы хупламады. “Сату һәрвакыт җиңел, ә шул бинаны халык өчен, төгәлрәге, яшь кадрларны фатир белән тәэмин итү проблемасын чишүгә юнәлдерсәгез, күпкә уңышлырак булыр иде”, — дип киңәшен бирде Александр Волков. Ерак түгел урнашкан 45нче ашханәне сафка бастыруга матди ярдәм, техникум янындагы стадионны яңартуны сорап та мөрәҗәгать иттеләр район җитәкчеләре. Соңгысы турында сүз куертулар, аңлашылмаучылыклар күп булды, әлбәттә. Җитәкчеләрнең, укытучыларның, белгечләрнең стадионны берне сорыйсы урынга, ике дип авыз ачуларына Президент тиз арада җавап тапты. “Авылның башка җирендә яңа спорт үзәге төзүнең мәгънәсе юк. Ә искесен сафка бастыру өчен Удмуртия Хөкүмәтеннән сезгә акча бүленәчәк. Авыл спорт уеннарын да сездә уздырачакбыз. Тик моның өчен сез егет-кызларны спортка тартырга тиеш. Сигай авылында 6000 кеше яши, йөзләгән егет, ә сезнең футбол кырында нинди озынлыкта чирәм үсеп утыра.

Монда тездән чирәм үсәргә түгел, ә тузан торырга тиеш. Республика яңа объектлар төзүгә миллиард акчалар тота, ләкин аларны халык куллана белми. Күптән түгел Пугачево авылында булдым. Анда менә дигән стадион төзеп биргән идек. Бер ел да узмаган – стадион ташланган. Гаеп, беренче чиратта, җирле хакимияттә, әти-әниләрдә. Балаларда спортка мәхәббәт уяту — өлкәннәр җилкәсендә. Яхшы шартлар тудыру өчен сарыф ителгән акчалар үзләрен акласалар иде”, — дип, үз фикерләрен һәм борчуларын җиткерде Александр Волков. Эш көне ахырында республика башлыгы Уральский авылына ашыкты. Биредә аны Удмуртиядә беренчеләрдән булып җиткерелүче катнаш азык заводы һәм күркә ите җитештерү буенча кошчылык комплексы (инкубатор, чебешләр үстерү фермасы, ит эшкәртү цехы) төзелеше белән танышу көтә иде.

Бүгенге көндә бу Удмуртиядә иң зур инвестицион проект булып тора. Төзелешкә әле нигез генә салынган булса да, аның җитәкчесе Игорь Чо катнаш азык җитештерү заводы ноябрь ахырында эшли башлаячак дип ышандырды. Биредә авыл хуҗалыгы, йорт хайваннары, балыклар һәм кошлар өчен елына 40 мең тонна азык җитештереләчәк. Мондый заводлар бик аз. Бу өлкәгә дистә еллар инде бер тиен акча да сарыф ителми. Ә күркә итен җитештерә башлау 2015 елның көзенә планлаштырылган. Бу планнарны тормышка ашыру өчен барлыгы 1,7 миллиард сум акча таләп ителә. Аның 70 миллионнан артыгын Удмуртия Хөкүмәте биргән. Ни өчен күркә ите җитештерү каралган?” – дигән сорауга Игорь Чо: “Күркә ите – бүгенге көндә иң таләп ителүче ит. Алга киткән илләрдә кеше башына елына 10-15 килограмм ит кулланыла, ә Россиядә 450 граммга якын. Бу кимчелекне төзәтергә кирәк”, — дип җавап бирде. Бу проектны тормышка ашырырга кирәклеген исбатлаучы тагын бер-ике сәбәп бар. Комплекска уздырылачак газ Уральский һәм Подшивалово авыллары аша узачак. Димәк, авыл халкы газлы булачак. Төзеләчәк 6 км юл Антипино авылында яшәү шартларын да яхшыртачак. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр өчен 300гә якын эш урыны булачак. Әлеге төзелешнең планлаштырылган срокта җиткерелеп, халыкка файда китерүен телисе генә кала.

Авыл, район җитәкчеләре, халык тарафыннан ишетелгән теләкләрне республика башлыгы игътибарсыз калдырмас, вәгъдә ителгән төзекләндерүләрнең нәтиҗәсен, көз көне яңа объектларны күреп шатланырга насыйп булыр дип ышанабыз. Ә менә үзебезгә дә булганның кадерен белеп, төзелгәнне үз юнәлешендә файдалы итеп куллана белергә өйрәнергә вакыттыр. Миллионлаган акчалар түгеп төзелгән стадионнар чүп үләннәре үстерү өчен булмасын иде.

Гүзәл Шакирова