Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Булганнан бар да була
24.04.2014

Булганнан бар да була

Әбием — Әнисә Закирова. Аңа еш кына хөрмәт белән “Әнисә ханым”, — дип дәшәләр. Ул ямьле яз аенда Иж-Бәйки авылында дөньяга килә. Әбием гаиләдә беренче бала, аннан соң 3 туганы туа. Ул аларны карап үстерергә ярдәм итә. Иж-Бубый мәктәбен тәмамлап, Ижау шәһәренә юл тота. Әбием заводка чәчкә утыртучы булып эшкә урнаша. Завод директоры аның эшләрен гел хуплап торган. Машина төзүчеләр поселогында, “Мәңгелек ут” монументы янында аның куллары белән утырткан агач­лар байтак.
Соңыннан әбием хәзерге “Сактон” трикотаж фабрикасында эшли башлый. Монда 35 ел эшләп Мактау кәгазьләренә, “Яшьләргә иң яхшы остаз”, “Фабрика ветераны” исеменә лаек була. Әбием лаеклы ялга чыкса да, бертуктаусыз эшли. 1996 елны РФ хезмәт ветераны исеменә лаек була.
Ул зур кайгы-хәсрәтләр дә кичерә. Әтием 38 яшендә йок­ларга яткан җиреннән уянмый. Аңа карамастан, әбием эш белән күңеленә дәва таба. Бер елны депутатлар ярдәме белән 1000 кешене “Яңарыш” ка яздыруга ирешә. Әбиемнең бик күп кенә шигырьләре милли басмада басылып чыга. Редакция хезмәткәрләрен дә ул үз гаиләсе кебек якын күрә.
2011 елда әбием Устинов районында яшәүче мөселманнар өчен Азин урамында урнашкан мәчет ерак дип, әлеге районга мәчет салдыру теләге белән яна башлый. Мәчет төзелеше башлагач, бик күп кыенлыклар аша узарга туры килә. Әлеге мәчеттә инде алтынчы ел ифтар ашлары гөрләп үтә.
Әбием Азин мәчетендә укып дин белемнәрен алгач, Мәрхәбә абыс­тай киңәше белән дин сабаклары бирә башлый. Ул ике мәртәбә Хаҗга сәфәр кылды. Әбиемне бөтен кеше ихтирам итә. Аны укучылары, хәтта укучыларның балалары да бик яраталар. Безгә дә әбиебез юлыннан барырга насыйп булса иде.

Рөстәм Закиров,
Ижау шәһәре.
Фотосурәттә: әбием икетуган энем Минтимер белән.