Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Булганнан бар да була
25.03.2021

Булганнан бар да була

Укытучы, мөгаллим… Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Укучыга акыл, тәрбия иңдерүче дә, белем баскычлары буйлап югарыга менгәндә маяк булып юл күр­сә­теп торучы да, бә­ла-каза төшкәндә яр­дәм кулу сузучы да укы­тучы. Юкка гына укытучы кешене балалар икенче әти-әниебез дип әйтмиләрдер. Шәхеснең әхлакый сыйфатларын уятып, рухи кыйммәтләрне үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Язмам нәкъ менә шундый укытучыларның берсе – үзенең 30 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүче, уңган, үз эшенең остасы булган авылдашым Раушания Ринат кызы Низамбиева турында. Ул 1990 елдан бирле Тирсә мәктәбендә белем бирә.
Замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәре җиңел түгел, ләкин ул — үз эшен яратып башкаручы, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килүче, балаларның зур ышаныч белән аңа төбәлгән карашларын тоючы укытучы. Хезмәтеннән тәм табып, илһамланып, тынгы белми яши ул. Татар телен һәм халык традицияләрен саклап калуга, балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә Ри­заэтдин Фәхреддин мирасына таянып эш­ләүгә күп көч куя. Укучыларының республика, бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүе -хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе. Бүген дә ул дәресләрдә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үстерү юлларын эзли. Авылда уздырылган чараларда да даими катнаша. Раушания апаның җырлавын авыл халкы көтеп ала. Район газетасына, күрше Удмуртия җирлегендә чыгучы “Яңарыш “ газетасына язган мәкаләләрен дә яратып укыйлар. Теле матур, фикере төгәл, тормышка үз карашы, ныклы кыйбласы бар.
Аның укучылары да район, республика олимпиадаларында җиңүләр яулый, респуб­ли­ка һәм Россия күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар. Ул үзе дә төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда катнаша. Быел “Ел укытучысы” бәйгесендә “Татар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы” номинациясендә призёр булды, Чаллыда узган зона турында район данын яклады. “Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү” гранты җиңүчесе. Үзен мактаганны яратмаса да, бүген күркәм юбилее уңаеннан, мактау һәм котлау сүзләре ирештермәм, язмам тулы булмас иде. Раушания Ринатовна, сез һәрчак укучыларым дип янып яшисез, хезмәттәшләрегезне хөрмәт итәсез, туганнарыгыз, якыннарыгыз өчен бихисап игелекләр кыласыз. Киләчәгегез бәрәкәтле, сәламәтлегегез нык булсын. Якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле булып яшәргә язсын.

Илзидә Герасимова, Әгерҗе шәһәре.

Редакциядән: Без дә әлеге котлауга кушылабыз. Раушания ханым, сезнең кебек татар теле укытучылары күбрәк булсын иде. Сез татар телен укыту белән генә чикләнмичә, укучыларны иҗат итәргә өйрәтәсез. Үзегезнең язмаларыгыз­да каләмегез белән дөньяны агартырга тырышасыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә элемтәләребез нык булсын, сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.