Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Булат Бәйрәмов: «Кулдан килгәнчә туган авылыбызга булышырга тырышабыз!»
5.05.2016

Булат Бәйрәмов: «Кулдан килгәнчә туган авылыбызга булышырга тырышабыз!»

Безнең редакциядә шундый гадәт кертелгән: нинди дә булса татарча тамаша булдымы, хәбәрче анда барып, барысын да үз күзе белән күреп, яңарак нәрсә булса, мактап яисә кимчелекләрен күрсәтеп язып, хөрмәтле укучыларыбызга җиткерә. Ә укучы анда үзе хәл итә инде — укып хозурланыргамы, әллә “Тагын шуны ук язганнар”, — дип, газетаны читкә этәрергәме.

Үткән елда килеп киткән “Солянка” (татар эстрадасы җырчылары катнашыда җыелма концерт) инде менә тагын Ижау каласында концерт сезонын тәмамлады. Чыннан да, елына икешәр тапкыр Россия киңлекләрендә концертлар куеп, алардан бушаган арада туйларда, банкетларда акча эшләгән артистлар турында һушың китеп язып утыруы беренче мәлләрдә генә кызыклыдыр.
Быелгы концерт программасына килгәндә, ул әллә ни зур ачышларсыз тигез генә үтте. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк: концерт тамашачы ярата торган җырчылар катнашында оештырылган. Күбесе тере тавышка җырламаса да, халык ошатты! Зал тутырып утырган яшьләрнең татар җырын, моңын тыңлап утыруы үзе бер куаныч бит. Ә мин әлеге концертның алып баручысы, тумышы белән Әгерҗе районы Иж-Бубый авылыннан булган якташыбыз, “Татар радио”сының ди-джее, тамада, концертлар, тапшырулар алып баручы, популяр җырчы Ләйсән Гыймаеваның ире Булат Бәйрәмов (Җиһангәрәев) белән аралашырга ашыктым. “Яңарыш” газетасыннан булуымны белгәч, алар икесе дә үз туганнарыдай каршы алдылар мине.
Булат, син сәхнәдә сүзгә кесәгә кереп тормыйсың, юмор хисең бик бай.
— Дөрестән дә, мин тормышка юмор белән карыйм. Каршылыкларны булдырмас­ка, борып җибәрергә тырышам. Тыңлаучыларым да 20-55 яшьлекләрдер дип уйлыйм. Һәрхәлдә, минем формат әби-бабайлар өчен түгел. Озаклап, уйларга яратмыйм. Күп очракта хисләр дә өстенлек итәргә мөмкин. Хыялланырга да яратам. Эш мәсьәләсенә килгәндә, курыкмыйча төрле эшкә тотына алам. Башкарып чыгаммы, юкмы, әмма үземнең ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен эшләп,карыйм.
— Син бит әле газета да чыгарып караган кеше.
— Әйе, ничек икән ул, кешеләр юкка гына чыгармыйдыр, бәлки, табыш китерәдер, дип беләсем килеп тотындым. Ирләр өчен һәм хатын-кызлар өчен иде ул газеталар. Берсен ярты ел гына чыгардым. Ялгызыңа авыр икән. Ниндидер табыш керсен өчен шул эшкә баштанаяк чумарга, шуның белән генә янып-көеп йөрергә кирәк. Кыскасы, газета чыгаручыларның эшен белдем, күрдем. Ходай сабырлык бирсен сезгә!
— Күптән түгел абыйларың белән әтиегез истәлегенә шахмат турниры үткәрдегез.
— Әйе, бертуган абыйларым Искәндәр, Марат белән әтиебез Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә шахмат турниры уздырдык. Әтиебез бик оста шахматчы иде. Төрле ярышларда катнашып, еш кына бүләкле урыннар ала иде. Ул безне дә шахмат серләренә өйрәтте. Гомумән, безнең авылда һәвәскәр шахматчылар бик күп, ул бездә популяр спорт төре. Шахмат турнирына якын-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Уен тәмамлангач, бергәләшеп чәй эчтек. Әтинең рухы шат калсын, аны шулай җыелышып искә алуыбыз дога булып барып ирешсен иде. Алла боерса, Иж-Бубыйда шахмат ярышын ел саен үткәрергә планлаштырабыз. Абыем Искәндәр — “Бубилар мирасы” иҗтимагый фонды идарәсе рәисе. Кулдан килгәнчә туган авылыбызга булышырга тырышабыз.
— “Тәмле көрәш” тапшыруында нинди кызыклы хәлләр була?
— Бездә кызык хәлләр еш була. «Чиле-пешле» ризыкны тәмле дия-дия мактаулары, тапшырудан соң аны пешереп җиткереп ашавы аеруча күңелле. Шулай берсендә Гөлдания Хәйруллина белән кызы Лилия катнашты. Өстәлгә ике тавык куйдык. Ни хикмәт, берсенә — тавыкның ботлары, икенчесенә түше генә кирәк иде. Калган өлешләре бик кызганыч тоелды. Нишләргә? Кунаклар тарафыннан әзерләнәчәк ризык белән тамак туймасы көн кебек ачык. Ә коллектив зур! Калган итне киләсе тапшыруда да куллана алмыйбыз. Съемканы туктаттык. Тавыкны яхшылап турап, тозлап, борычлап, сарымсак кушып, майонез белән бутадык. Аннары барысын ризык пешерү өчен кулланыла торган пакетка салдык та мичкә озаттык. Тавык боты һәм түшеннән авыз иткәч, бераз тамак ялганды ялгануын. Тик аннары үзебез пешергәнне ашап, «полный» кинәндек. Тамак та туйды, кәеф тә шәп! Тапшыруны әзерләгәндә төрле хәлләр була. Әгәр тапшыруда катнашучыларның берсе җиңсә, ә икенчесе җиңелсә, бу шунда ук аларның йөзләренә чыга. Тапшыруны төшергәндә алар моны сиздермәскә тырыша, тик төшерү процессы тәмамланганнан соң шунда ук фикерләрен җит­керәләр.
— Булат, сез һәрвакыт юлда, эштә, аена бик күп юбилейлар, туйлар алып барасыз. Ничек җитешәсез? Әле бит балалар да бар.
— Аллага шөкер, әти-әни­лә­ребез булыша. Буш вакытыбыз балалар өчен безнең.
Ләйсәннең кайсы сыйфатлары күңелеңә якын?
— Ул гайбәт сөйләргә, яманларга, интригаларда катнашырга, ясалмалылыкны яратмый. Үз эшен эшли, ә кеше эшенә катышмый. Үзе дә шәхси тормышына тигәннәрне җене сөйми, үз территориясенә кертергә яратмый. Балаларга дөрес тәрбия бирүе ошый.
— Ләйсән, Булат нинди ул?
— Мин кызларым белән ышанычлы кулларда. Гаилә өчен җанын атып яши торган кеше ул. Икебезнең бер юнәлештә эшләвебез гаиләбезне тагы да ныгыта, көчләндерә.
— Сезгә “Яңарыш” газетасы исеменнән иҗат уңышлары, гаилә бәхете телибез. “Алар безнең якташларыбыз бит!” — дип, безгә һәрвакыт горурланырга язсын!
Әйе, концертлар сезоны тә­мамланды. Удмуртия татар­ла­рының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзә­ге, “Яңарыш” редакциясе исеменнән әлеге концертларны оештыручы Резидә Миркасыймова, Нурулла Хуҗагалиевга зур рәхмәтләребезне белде­рә­без. Алдагы сезонда тамашачыларны яңа, зәвыклы концерт­лар белән сөендерергә язсын!

Рәфилә Рәсүлева.