Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Болганчык суда балык тотучылар
28.01.2016

Болганчык суда балык тотучылар

Долларның Россия сумнарында исәпләнгән хакы көннән-көн үсә. Доллар хакы үскән саен бәяләр дә арта. Хөкүмәт көзен 2016 елга кабул иткән бюджетны яңадан карап чыгарга һәм оборона чыгымнарыннан кала башка чыгымнарны киметергә тели. Һәрвакыттагыча ил икътисадының бөтен авырлыгы гади халык җилкәсенә төшә.
Илнең икътисади хәле җиңел түгел, ләкин пессимизмга бирелми, чөнки әле илнең Резерв фонды дигән акча запасы бар. Россиягә килгән икътисади авырлыкларны Америка һәм НАТО илләре шатланып кабул иттеләр. Чөнки икътисад авырлыклары, алар фикеренчә, халыкның канәгатьсезлегенә китерәчәк һәм Россия дәүләтен эчтән какшатырга мөмкинлек туачак. Алар мондый уй белән инде күптән янып йөриләр. Украинада “бәрхет революция” оештырылган вакытта да алар Россияне сынап карадылар. Мәскәүдә һәм кайбер башка зур шәһәрләрдә Хөкүмәткә каршы демонстрацияләр, митинглар оештырдылар. Ләкин гади халык аларны яклап чыкмады.
Комсомольская правда” (25 де­кабрь 2015 ел) газетасында Александр Гришин­ның “Максат — Россия танкының яман атын сату” дигән баш астында шактый кызыклы мәкаләсе басылган иде. Анда сүз НАТО илләренең Россияне эчтән җимерү максатында аңа каршы мәгълүмати сугыш алып бару планы кабул итүләре турында бара. НАТО илләренең инде күп елларга сузылган корткычлыклар эшләү сәясәте берәүгә дә сер түгел. Ә сүз бары тик мәгълүмат чаралары аша Россиянең дөньядагы дәрәҗәсен төшерү, Россия халыклары күңелендә Хөкүмәткә карата ышанмау хисләре уяту турында гына барамы соң? Юк, шул.
Бу хакта инде күп еллар элек АКШның Берләшкән Милләтләр оешмасындагы вәкиле Мадлен Олбрайт ачыктан-ачык әйткән иде: “Россиянең территориясе гаҗәп зур һәм ул искиткеч күп табигый байлыкларга ия. Бер илдә шундый күп табигый байлыклар булу — һич тә гадел түгел!” Билгеле, бу ханым: “Россиягә каршы сугыш ачып, аның табигый байлыкларын тартып алырга кирәк”, — дими. Ләкин аның сүзләре — нәкъ менә шуны күздә тотып әйтелгән сүзләр.
Ә менә пропаганда ярдәмендә (аеруча Интернет челтәре аша) халыклар аңына тәэсир итеп, илне эчтән җимерергә тырышу бик тә мөмкин. НАТО илләре бу алымны инде үз вакытында Грециядә (“Кара полковниклар режимы”), Чилида (Августо Пиночет режимы), Иракта, Ливиядә һ.б. илләрдә уңышлы кулландылар һәм ул илләрне канга батырдылар. Ә хәзер планнарында — Россия. Билгеле, Россия көньяк Америкадагы ниндидер Банан республикасы түгел. Анда бер хәрби корабль җибәреп, бер-ике көндә хөкүмәтне бәреп төшереп, хакимияткә АКШ ялчысын утыртып куеп булмый. Бүген Россиянең бурычы — дошманның мәкерле планын тормышка ашырырга ирек бирмәү.
“КП” газетасы мәкаләсендә бары тик Англиянең генә Россиягә каршы мәгълүмат сугышы алып бару планы турында әйтелә. Ләкин башка НАТО илләре дә, АКШ күрсәтмәләрен үтәп, мәгълүмат сугышыннан читтә калмаячаклар. Мәкаләдән күренгәнчә, Англия Россиягә каршы мәгълүмат сугышын киң фронт буенча алып бармакчы икән. Англия үзенең һөҗүмен нинди юнәлешләрдә алып барырга җыена соң? Аларны санап үтәргә кирәк дип уйлыйм: рус телен һәм мәдәниятен үстерүгә каршы, чит илләрдәге русларны саклауга каршы, “Евразия” һәм “Рус дөньясы” дип аталган сәяси һәм мәдәни блокларга каршы, Россиянең икенче бөтендөнья сугышындагы роленә каршы, Россияне Көнбатыш агрессиясе корбаны итеп күрсәтүгә каршы.
Инглиз идеологлары агитация һәм пропаганда эшен халыкның төрле катламнарына каршы төрлечә алып бармакчылар икән. Ул группалар түбәндәгечә бүленгәннәр: киң халык массалары (аеруча зур шәһәрләрдә), шул исәптән, студентлар, Россиянең элита катламы (байлар һәм түрәләр); Украинаның рус телендә сөйләшүче халкы (аеруча көнчыгышта яшәүчеләр), Англиядә яшәүче рус диаспорасы: Евросоюз, НАТО илләре, БРИК илләренең элитасы, Англия халкы, Балтыйк буе илләре халкы.
Югарыда күрсәтелгән төркем­нәрдә Россиягә каршы пропаганда алып бару өчен Англия Хөкүмәте каршында оешма төзелгән. Ул оешма күп елларга исәпләнгән план буенча конкрет эшләр башкарырга тиеш икән. Нинди эшләр соң ул? Беренче чиратта, эш Интернетта (вконтакте, одноклассники һ.б) алып барылырга тиеш. Корт­кычлык эшен нинди хезмәткәрләр алып барырга тиеш? Болар рус телен яхшы белүче Тышкы эшләр министрлыгы һәм Оборона министрлыгы хезмәткәрләре. Төп темалар түбәндәгечә билгеләнгән: Россия Украинада сугышта катнаша, анда рус солдатлары үләләр, Украинадагы сугыш Россия икътисадына зыян китерә, Россия халыкара масштабта изоляциядә кала.
Украинада яшәүче руслар өчен пропаганда темалары түбәндәгечә: Украина бергә булганда (бүленмичә яшәгәндә) генә көчле: Украинада законлы хөкүмәт эшли һәм халык мәнфәгатьләре өчен тырыша; ДНР һәм ЛНР законсыз республикалар; Кырым Украинаныкы булырга тиеш; Украинага кризистан чыгарга бөтен дөнья ярдәм итәчәк. Украина реформа үткәрәчәк һәм коррупцияне җиңәчәк, Украина Евросоюзда булачак.
Россия элитасын илнең икътисады көчсезләнәчәк һәм сез байлыгыгызны югалтачаксыз, дип куркыталар, ә Балтыйк буе илләре элитасын Россия сезгә зыян китерә алмаячак, без сезгә ярдәм итәрбез дип тынычландыралар.
Англия Россиягә каршы пычрак мәгълүмат сугышы алып барса да, дөнья җәмәгатьчелеге алдында фаш ителүдән курка. Имеш, Интернетта Россиягә каршы пропаганда материалларының авторлары инглизләр булуын берәү дә белмәскә тиеш. Моның өчен компьютер челтәре хакерлар һөҗүменнән сакланырга тиеш һ.б. Тавыклар көләрлек, валлаһи! Әйтерсең, Россия белгечләре Интернетның ничек эшләгәнен аңлмамыйлар?!
Интернеттагы корткычлык ул әле мәгълүмат сугышының бер өлеше генә. Англиянең Тышкы эшләр министрлыгы һәм Оборона министрлыгы хезмәткәрләре Европа илләрендә Россиягә каршы язучы журналистлар белән, Украина армиясе офицерлары, хәтта Ураинаның дәүләт эшлекләре белән күпсанлы киңәшмәләр, инс­труктажлар, тренинглар үткә­рәләр.
Бу язмада Англия Хөкүмәтенең Россиягә каршы эшләгән “изгелекләре”нә аз гына тукталдык. Чынбарлыкта алар күпкә артыграк. Ассызыклап бернәрсәне генә әйтеп китәсе килә: күп гасырлык тарихны карасак, Англия беркайчан да Россиягә чын дустанә мөнәсәбәттә булмаган. Моны күпсанлы тарихи фактлар белән расларга була (рус-төрек сугышында Англиянең роле, Октябрь инкыйлабыннан соң оештырган хәрби интервенциясе һ.б.) Хәтта Россиягә ярдәм итәргә мәҗбүр булганда да (1941-45 еллар сугышында төньяк диңгезләр аша махсус корабльләр отрядлары белән хәрби һәм матди ярдәм оештыру) Англия беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен күздә тоткан. Ә сугыш тәмамлангач та Уинстон Черчилль атаклы “Фултон рече” белән СССРга каршы “салкын сугыш” ачып җибәргән.
Безнең халыкта эт өрә тора, бүре йөри тора, дигән әйтем бар. Күп этлекләр эшләсә дә, Англиянең Россияне тез чүктерә алганы булмады һәм булмаячак та. Аның чираттагы мәгълүмат сугышы да болганчык суда балык тотуга гына ошаган.

Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре.