Боз сөңгеләреннән сак булыгыз!
Шушы көннәрдә Ижаудагы явым-төшем күләме нормадан тыш булды, диләр белгечләр. Бу яуган авыр, җепшек кар җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бик күп кыенлыклар тудырды. Шәхси йортта яшәүчеләр көрәк тотып, үз көчләре белән юл ачса, күп фатирлы йортларның ишегалларында йөрерлек түгел. Җитмәсә, йорт түбәләреннән кар төшү куркынычы да яный. Боз сөңгеләре төшеп, имгәнүчеләр дә бар. Шуңа күрә өй тирәләренең, түбәләрнең һәрдаим чистартылып торуы мөһим.
Гыйнвар аенда гына Ижауның муниципаль милициясе түбәләрне чистартмауның 167 очрагын ачыклаган. Территорияләрне чистартмаучыларга, шул исәптән түбәләрне, түбә кыекларын боз сөңгеләреннән, кар катламнарыннан вакытында арындырмаучыларга административ җаваплылык каралган. Ул физик затларга -1 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, юридик затларга-15 меңнән 80 мең сумга кадәр штраф. Агымдагы елда Ижауда 90га якын оешма административ җаваплылыкка тартылып, аларга штраф салынган.
Ижау шәһәре хакимиятенең Муниципаль милиция идарәсе башлыгы урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов: “Күп фатирлы йортларның югары катларындагы балконнарның түбәләре әлеге
йортның милке булып исәпләнә һәм алар өчен тулысынча биредә яшәүчеләр җаваплы. Ә үз
теләкләре белән балконнарының түбәсен ясаган фатир хуҗалары аны кардан, боздан чистарту
эшләрен дә үзләре башкарырга тиеш”, — ди. Шулай ук түбә чистарту эшләре куркынычсызлык кагыйдәләре буенча алып барылырга, чистарту урыннарында җәяүлеләр хәрәкәтен тыючы
билгеләр куелырга, бүленеп алынырга, түбәдән ташланган кар шул ук көнне чыгарылырга тиеш.
Урамнарда йөргәндә сак булыгыз. Түбәдән кар төшү мөмкинлеге булган урыннарга якын килмәгез. Шулай ук мондый урыннарга машина куярга тырышмагыз.