Боз кузгалды…
Газетабызның 13нче санында дөнья күргән “Яктылыкның сере нидә?” дип аталган язмада наркоманнар, эчкечеләрне дәвалаучы «Новый свет» оешмасының проблемалары турында сүз барган иде. Әлеге оешма наркоманнарны дәвалаудан тыш, ата-аналары 9 айлык дәвалану курсы узган вакытта аларның караусыз калган балаларын тәрбияләү белән дә шөгыльләнә. Тик Завьялово районы прокуратурасы үзәкнең статусы аңлашылып бетмәгәнлектән, оешма эшчәнлеген туктатуны сорап судка бирә. 12 февральдә башланып киткән суд процессы ярты елдан артык дәвам итә. 10 июнь көнне Ижау шәһәренең Октябрь район суды тарафыннан әлеге гаугага нокта куелды. Суд “Новый свет” оешмасы файдасына карар кылып, Завьялово районының прокуратурасына каршы чыкты һәм үзәкне яптыруны инкарь итте.
Зур тавыш куптарган әлеге вакыйга Удмуртия җәмәгатьчелегенең генә игътибарын җәлеп итеп калмыйча, Генпрокуратура, Дәүләт Думасы, Россия Федерациясенең җәмәгатьчелек палатасын да бу аңлашуда катнашырга мәҗбүр итте. Тикшерү эшләре барышында “Новый свет” оешмасыннан зур тырышлык, күп көч, сабырлык таләп ителсә дә, алар проблемаларны хәл итүдә җәмәгатьчелек секторының Хөкүмәткә партнер була алачагын бик яхшы исбат итте. Әлеге хезмәттәшлекнең кирәк булуын федераль югарылыкта да аңлыйлар. Чөнки Дәүләт Думасының беренче утырышында “Россия Федерациясе халкына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” гы федераль закон укылды. Бу законга “социаль яктан тәэмин итеп торучы” аңлатмасы да кертелгән, тәэмин итүчеләр исемлегенә “Новый свет” кебек коммерцияле булмаган оешмалар да керә ала. Шулай ук наркотикка бәйлеләр турындагы дәүләт программасы турында фикер алышу узды.
Киләчәктә дә тормышта авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итү өчен коммерцияле булмаган оешмаларның хакимият белән хезмәттәшлеге турында сөйләшү өчен, “Новый свет” оешмасы 13 июнь көнне «Халыклар Дуслыгы йорты”нда түгәрәк өстәл оештырды. Әлеге сөйләшүдә гаиләләргә ярдәм итү турында төрле фикерләр яңгырады. УР җәмгыять куркынычсызлыгы советы секретаре Александр Ярославцев, наркотикларга каршы көрәштә иҗтимагый оешмалар белән хакимиятнең хезмәттәшлек итүе кирәкле эш булуын, бу өлкәдә оешмаларның бүгенге көндә байтак кына тәҗрибә туплавын һәм хакимияткә аларның ярдәменнән башка наркоманнарны, эчкечеләрне коткару мөмкин түгеллеген ассызыклады. Республика наркодиспансерының җитәкчесе Татьяна Карлова әлеге фикерне хуплап, наркоманиянең авыр психологик бәйлелек булуын, медицина ярдәме белән генә әлеге проблеманы чишеп булмаячагын белдерде. Наркодиспансер җитәкчесенең мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Россия буенча наркоманнар саны 8 миллионга җиткән. Аларның күбесе (88%) – 20-39 яшьлекләр, шуларның 17%ның гына даими эш урыннары бар. Ә иң аянычы — шуларның 1,6%ы гына медицина учрежденияләрендә дәвалану курслары узганнан соң наркотиклардан тулысынча котылган. Табиб белдерүенчә, бүгенге көндә хакимият органнары һәм медицина учреждениеләре ярдәмгә мохтаҗ булган барлык наркоманнарга хезмәт күрсәтә алмый. Хезмәттәшлек турындагы фикерне хуплап, дәүләт тарафыннан төгәл кагыйдәләр һәм таләпләр булдырылырга тиешлеген белдерде. Утырышта наркотикларга бәйле булганнар өчен сертификат булдырырга дигән фикер туды. Республиканың Госнаркоконтроль идарәсенең ведомствоара бүлеге җитәкчесе Татьяна Романова белдерүенчә, әлеге программа нигезендә наркотикларга бәйле кеше сертификат алып, үзе сайлаган үзәктә дәвалану курслары уза алачак. Тик әлеге программа авыруның үзен генә дәвалаячак. Мәсәлән, наркоман хатын-кыз баласын ялгыз тәрбияләүче ана икән, дәвалану дәверендә баласын каядыр куеп торырга тиеш булачак. “Без наркотикларга бәйле кешеләрнең гаиләләрен тикшергәннән соң, балигъ булмаган балалары булган ялгыз аналар күп булуын ачыкладык. Мондый гаиләләргә без бернинди дә ярдәм күрсәтә алмыйбыз. Наркотикка бәйле ата яки ана дәвалану курсларын узганда, аның баласын опека органнары балалар йортына озатачак. Шулай итеп, әти-әниләре исән була торып, ятимнәр саны арта гына барачак”, — ди Татьяна Романова. Түгәрәк өстәлдә катнашучы опека бүлеге җитәкчесе Татьяна Санникова әлеге фикергә каршы төшеп, комитет эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада ятимнәр саны кимүен белдерде. Тик әлеге фикер белән Удмуртия Республикасының Адвокатлар кабинеты адвокаты Эдуард Сабиров килешмәде. Аның фикеренчә, әлеге саннар авыр хәлдә калган гаиләләр белән эш алып бару нәтиҗәсендә түгел, ә республика буенча, гомумән, балалар саны кимүе күзәтелүе белән бәйле булуын аңлатты.
Утырышта кадрлар проблемасы да күтәрелде. Министрлыкның гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Мария Сандалова әйтүенчә, социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең хезмәт хакы бик түбән булуы сәбәпле, әлеге гаиләләргә үзләренә социаль ярдәм күрсәтергә кирәк булуы турында белдерде. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләренә наркоманнар белән эшләү өчен тәҗрибә җитмәвен дә хәбәр итте. Шунлыктан, УРның Социаль яклау министрлыгы наркодиспансер, “Новый свет” оешмасы белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүчеләр өчен укулар оештырачак.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча,“Новый свет” кебек коммерцияле булмаган оешмаларның тырышып эшләүләрен, гел уңай нәтиҗәләр генә күрсәтеп, социаль ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын аңладым. Кызганычка каршы, күп кенә дәүләт органнары актив эш итмичә, ярдәмгә мохтаҗларны кабинетларында гына утырып көтеп алырга әзер. Шуңа да Дәүләт ярдәменә мохтаҗлар берничә баскычтан торган авырлыкларны җиңә алуларына ышанмыйлар, күп очракта төшенкелеккә бирелеп, үз-үзләренә бикләнәләр. Бүгенге көндә хакимият ресурсларын һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итүче зур тәҗрибәле оешмаларның көчен берләштерүгә таба ясалган бу адым аларда тормышка кызыксыну уятыр дип ышанасы килә.
Ләйсән Әхмәтова