Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бию «җене» кагылган Зөлфия
20.02.2014

Бию «җене» кагылган Зөлфия

Газетабыз битләрендә “бию җене” кагылган яшьләребез турында еш кына язып торабыз. Егетләр күпчелек брейк-данс белән шөгыльләнсә, кызлар шәрык биюләренә гашыйк. Ә Ижау шәһәрендә яшәүче Зөлфия Мөхәммәтшина тормышын һинд биюләреннән башка күз алдына китерә алмый.
“Бер һинд фильмы тормышымны бөтенләй үзгәртте. Ул фильмда артистлар биегән һинд биюләре, аларның киемнәре минем күңелемне яулап алды. Ул вакытта мин үземә һинд биюләрен өйрәнү максатын куйдым”, — ди ул. Бүгенге көндә Зөлфия республикабызда беренчеләрдән булып бу искиткеч матур биюләрне һәм оста башкаручы булып тора.

— Зөлфия, куйган максатыңа ирешү өчен нинди киртәләр аша узарга туры килде?
— Һинд биюләрен өйрәнергә теләгем һәм максатым туганда мин әле заводта эшли идем. Төшке ял вакытында буш бүлмәгә кереп, үзлегемнән төрле хәрәкәтләр өйрәнә башладым. Тик болай гына килеп чыкмаячагын аңлагач, укытучы эзли башладым. Менә шунда башланды инде барлык кыенлыклар. Кызганычка каршы, остаз булырлык белгеч таба алмадым. Һинд биюләренең бөтен үзенчәлеге — һәр хәрәкәтнең ниндидер мәгънәгә ия булуында. Интернет аша Санкт-Петербургтан укытучы табып, аның курсларында укып кайттым. Ул Санкт-Петербургтагы Һинд мәдәнияте үзәге җитәкчесе Елена Тарасова иде. Шулай итеп, 2 ай укып, Һинд биюләрендә һәр хәрәкәтнең нәрсә аңлатканын, аларның мәдәниятен, биюләрнең төрләрен өйрәнеп кайткач, үзем шәһәрдә бию түгәрәге ачтым. Чөнки берүзең генә биеп, һинд мәдәниятенең асылын аңлатып бетереп булмый. Теләк белдергән кызлар белән бергәләп һинд биюләрен ныклап үзләштерә башладык.
— Бүгенге көндә синең үз ансамблең бар. Бу хакта берничә сүз әйтсәң иде…
— “Нандини” бию ансамбле 2012 елның 11 августында барлыкка килде. Бүгенге көндә түгәрәктә 20ләп кешене һинд биюләре серләренә өйрәтәм. Үзем дә бер урында тормыйм, укытучым белән һәрвакыт элемтәдә торып, белемемне арттырам. Узган елда Елена Тарасова минем чакыруым буенча килеп, мастер-класслар уздырды. Аның мастер-класс­ларына Бөгелмә, Кировтан да укырга килделәр. Шәрык биюләре кебек үк, һинд биюләре дә кызларыбызда кызыксыну уята һәм аны өйрәнергә теләүчеләр саны көннән-көн арта. Һинд бию ансамбле республикада бер генә ел эшләүгә карамастан, ирешкән уңышларыбыз белән горурланырлык. Республика күләмендә оештырылган “Роза Мира” бәйгесендә гран-при яуладык, “Яшьләр дулкыны” конкурс-фестивалендә дә бию номинациясендә җиңү яуладык. Соңгы сөенечебез Уфада узган Россиякүләм һинд биюләре конкурсындагы җиңүебез булгандыр. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән бию ансамбльләре катнашты. Ә жюри комитетының рәисе һинд мәдәнияте үзәге укытучысы Рагхав Радж Бхат иде. Биюләребезне индус милләтеннән булган укытучының югары бәяләве, безне тагын да ныграк канатландырды.
— Ансамбльдә шөгыльлә­нүчеләр нинди һөнәр ияләре?
— Ансамбльдә берничә студенттан кала, төрле һөнәр ияләре шөгыльләнәләр. Арабызда спортчы да, кадрлар бүлеге җитәкчесе дә, химик та, юристлар да бар. Гаиләләре, балалары булган кызларыбыз да күп. Безне барыбызны да һинд мәдәниятенә булган мәхәббәт берләштерә.
— Мәдәнияткә мәхәббәтне бию­ләр өйрәнеп кенә басып буламы? Һиндстанның үзенә барганыгыз бармы?
— Әлбәттә, мәдәниятен өйрәнгән илнең үзен дә барып күрәсе килде. Без бу хыялыбызны да чынга ашырдык. Мин үзем генә түгел, ә ансамбльгә йөрүче кызлар белән Һиндстанга ел саен барып кайтабыз. Анда ял итү белән беррәттән, җирле халык белән якыннан танышабыз, аларның гореф-гадәтләрен өйрәнәбез, биюләребез өчен өр-яңа сарилар, бизәнү әйберләре алып кайтабыз. Безнең һәр биюгә аерым костюмнар һәм аларның барысы да Һиндстаннан алып кайткан чын милли киемнәр. Аларда Һиндстанның бар матурлыгы чагылган кебек.
— Зөлфия, сиңа “Һинд җене” кагылуны әти-әниең ничек кабул итте?
— Башта алар моңа мавыгу дип карадылар. Хыялларымның, максатларларымның үзгәрәчәгенә ышандылар. Ә хәзер инде әтием: “Башлагансың икән, ташлама”, — дип, уңышларыма сөенә генә.
— Киләчәккә нинди планна­рың бар?
— Планнар зурдан, тормышка ашырасы идеяләрем күп. Барысын да әйтеп бетереп булмый. Үз сәләтемне тагын да үстерергә телим. Бию миңа бу тормышның соры көннәрең бизәргә ярдәм итә. Һинд музыкасы ишетү белән мин бар күңелем белән ял итәм, биюемнән ләззәт алам. Башкаларга да тормышның авырлыкларын биеп уздырырга тәкъдим итәм.
“Нандини” ансамбле биюләре мине дә бер мизгелгә элек елый-елый караган һинд киноларына кайтарды. Кызлар биюдән ямь табып, көч алып, гомумән, яратып башкаралар. Ә иң мөһиме, алар күңелләренә хуш килгән, шул ук вакытта сәламәтлекләренә файдалы шөгыль табып, күтәренке кәеф белән яши беләләр.

Гүзәл Шакирова.
Фотосурәттә: 1нче рәттә сулдан уңга Зөлфия Мөхәммәтшина.