Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Биюченең осталыгы бии-бии шомара
31.03.2016

Биюченең осталыгы бии-бии шомара

Элекке заманда биюне һөнәр итеп сайлаган кешедән көлгәннәр генә. Ә хәзер сокланалар, хөрмәт белән карыйлар, чөнки бию сәнгате гаять авыр хезмәт, юкка гына биючеләрне 45 яшьтән пенсиягә чыгармыйлар шул.

Ут кебек янып торучы, гаҗәеп ачык йөзле биюче Эдуард белән мин гүзәллек, дуслык бәйгесендә таныштым. Ул — Сарапул педагогия көллиятенең хореография бүлегенең беренче курс студенты. Эдуард биегән төркем сәхнәгә чыгуга күзне аннан алып булмый, гел аңа гына карап торасы килә. Шулкадәр җитез, чын йөрәктән биюе белән безгә шатлык бүләк итеп, тормышның, сөюнең, дусларның кадерен белегез, дип әйткән кебек тоела. Аның белән әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәм.
— Эдуард, сәхнәдә үзең нәрсә кичерәсең?
— Эйфория?
— Үзең кай яклардан?
— Башкортстанның Яңавыл шәһәреннән. Әнием — татар, Сабирҗанова Әлмирә, әтием — украин, шуңа фамилиям Борисюк. Ләкин мин үземне татар дип саныйм.
(Эдуард чыннан да татарча чиста сөйләшә).
— Ни өчен татарларны хөрмәт итәсең, татар буласың килә?
— Бик ерактагы таныш булмаган шәһәргә килеп эләксәң дә, андагы татарлар синең шул милләттән икәнеңне аңлауга, ярдәм кулы сузалар. Бу бары татарларга гына хас!
— Яраткан милли ризыгың…
— Кыстыбый.
— Биюгә ничек килдең?
— Әниемә рәхмәт, урамда “трай тибеп” йөр­мәсен дип, мине бию түгәрәгенә бирде. 10 ел биим инде.
Хәзер Эдуардка 20 яшь. Ул Башкортстанның мәдәният көллиятендә укый. Уку дәверендә 2 ай Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт бию ансамблендә практика уза. Укуын тәмамларга өлгерми, армия сафларына алына. Төньяк Осетиядә хезмәт итеп кайткач, Яңавылда үзенең “Ялкын”, “Мирас” коллективларын булдырып, гастрольләргә йөри. Укуын төгәлләргә карар кылып, янәдән укырга керә. Аның икетуган абыйсы Марат та биюче.
— Укуны тәмамлагач, планнарың нинди?
— Казан Дәүләт бию ансамбленә эшкә керәсем килә.
Эдуард үзе дә шәһәребезнең мәктәп укучыларын биергә өйрәтеп, дәресләр бирә. “Электрон” мәдәният сараендагы “Шатлык” бию ансамбленә йөри. Эдуард кебек эш сөючән яшьләр күп шәһәребездә, шөкер. Аларга да юл ачык!

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.