Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Биш көнлек армия
14.09.2016

Биш көнлек армия

img_4883СССР заманында мәктәпләрдә үсеп килүче буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү эше актив башкарылган булса, хакимияткә демократлар килгәч, элек-электән җайга салынган хәрби-патриотик тәрбия яраксызга әйләнде, тарихның бер өлеше каралды. Социализмны күпме генә яманласак та, аның бу җәһәттән уңай яклары күп иде. Яшьләрне, үсмерләрне тәрбияләү сәясәте күп яктан дөрес куелып, аңа зур игътибар бирелә иде. Шушы максаттан мәктәпләрдә элегрәк “Аҗаган” уены оештырылганын хәтерлим әле. Әйе, “патриот” сүзен искә алып кына яшьләрне тәрбияләп булмый. Шулай да бу эшчәнлек бүген тергезелә башлады.
2013 елда Удмуртия Рес­­публикасы Президенты боерыгы нигезен­-
дә фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан Ижау автотранспорт техникумы составында “Патриотик тәрбия бирү үзәге” ачыла. Ул “Пирогово” аэроклубының Удмуртия Республикасы ДОСААФ авиаклубы территориясендә урнашкан. Үзәкнең төп юнәлеше — биш көн эчендә 16-17-18 яшьлек егетләр арасында башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыру, максатчан коллектив булдыру, яшь буында җаваплылык, патриотизм, иптәшлек хисләрен тәрбияләү. Хәрби уен программасы яшь җилкенчәкләрнең җитезлеген, уяулыгын, ихтыяр көчләренең ныклыгын сынарга мөмкинлек бирә. Строй җырын башкару, “мина” белән эш итү, “граната” ыргыту, беренче медицина ярдәме күрсәтү, автоматны сүтү, кору кебек хәрби биремнәрне яшьләр теләп эшлиме? Әлеге сорауларга җавап эзләп, патриотик үзәккә юл тоттым.
Үзәктә 120 кешегә 4 уку классы, 6 йокы бүлмәсе, 150 кеше сыйдырышлы конференция залы, яңа җиһазлар белән җиһазландырылган кухня, ашханә, медицина пункты, физик культура белән шөгыльләнү өчен спорт шәһәрчеге бар. Уку елы барышында биредә Удмуртия Республикасының белем бирү учреждениеләреннән 4680 яшүсмер хәрби әзерлек үтәчәк. Биредә сугыш ветераннары, эчке эшләр хезмәткәрләре, тикшерү комитеты вәкилләре белән очрашулар оеш­тырыла. Стендларда атаклы шәхесләр, хәрбиләр портретлары. Милләттәшебез — Россия Федерациясе Герое Илфат Закиров та биредә хәрби әзерлек үткән.
Ә егетләргә биредә булу, чыннан да, ошый икән! 65нче мәктәп укучылары бер- а­выздан: “Башта авыр булды, соңыннан өйрәндек. Безгә физкультура дәресләре мәктәптә аз бирелә, монда җитәрлек. Ул дәресләрдә дуслашып беттек. Автоматлар, хәрби техника турында сөйлиләр, бик кызыклы. Әлбәттә, алар турында Интернеттан укып белергә дә була, ләкин биредә хәрби дәрәҗәле укытучылар сөйләгәндә, күпкә кызыграк. Иң ошаганы — биш тапкыр ашаталар!” — дип җавап бирделәр алар.
“Мондый тәрбияви чара оештыру яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендәге традицияләрне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә. Шулай ук яшь буын вәкилләренең сәламәт яшәү рәвешен алып баруга, спорт белән шөгыльләнүгә омтылышларын ныгыта, егетләрне авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, хәрби хезмәткә әзерли. Шунысы кызганыч, егетләр физик яктан көчсез. Димәк, алар спорт белән бөтенләй шөгыльләнмиләр, дигән сүз. Башка елларны без беренче көнне үк аларны зур дистанцияләргә йөгертә идек, ләкин алар соңыннан атна буена тәннәрендә авырту тоялар. Шуңа күрә инде хәзер физик күнегүләрне атна буена сузабыз. Беренче көннәрне алар белән психологлар, тәрбиячеләр эшли. Мондый атмосферага өйрәнмәгән яшь-җилкенчәк арасында төрле сәбәп табып өйгә кайту юлын эзлүчеләр дә бар. Ә бит алар армия сафларына барасы егетләр. Шуңа күрә безнең бурыч — аларны берникадәр булса да, армия тормышы белән таныштыру. Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итү җиңел, дип уйламыйм мин. Ничек кенә мактасалар да, аның үз авырлыклары бар. Күбесе яраклашу чорын авыр кичерә. Шул ук “дедовщина”га алмашка контракт белән хезмәт итүчеләр килде. Әлбәттә, күп нәрсә командирдан тора. 90 нчы елларда замполитлар (ә замполит ул армиядә — “әни” дип атала) әзерли торган училищеларны ябып бетерделәр. Мин үзем шундый училищеда белем алдым. Анда турыдан-туры кеше белән эшләргә өйрәтә торган психология, педагогика фәннәре көчле укытыла иде. Бүгенге көндә югары белем алган офицерларга андый фәннәр күпмедер дәрәҗәдә генә бирелгән. Солдатлар белән идарә итәргә нәкъ менә шундый офицерлар килә дә инде бүген. Шуңа күрә без көчебездән килгәнчә, аларга психологик ярдәм дә күрсәтергә тырышабыз. Биш көн — алар тормышында зур этәргеч”, — дип билгеләде әлеге үзәкнең җитәкчесе, утны-суны кичкән подполковник Алексей Ныров.
Яшьләрне кызыксындыру өчен бирегә хәрби техника да куелган. Әлеге техникалар безгә дә кызыклы булды. Сугыш юллары үткән корыч “айгырлар”ның һәрберсенең үз тарихы бар. Үзәк “Пирогово” аэроклубы территориясендә урнашкач, егетләргә теориядә парашюттан сикерү алымнарын милләттәшебез, спортчы, медицина хезмәткәре Илгиз Мустакимов өйрәтә. Алар өчен парашют бигрәк тә кызыклы. Әлеге аэроклубта теләге булган һәркем 14 яшьтән парашютта сикерергә өйрәнә ала. Инструктор белән бергә сикерү мөмкинлеге дә бар икән. Ләкин менә аэроклубның хәле кызганыч хәлдә. Бердәнбер самолет та бүген төзекләндерүдә. Очучы ветераннар аэроклубны шефлыкка алсалар да, эш акчага килеп терәлгән.
Кыюлыкта, чыдамлыкта сыналырга ярдәм иткән хәрби чараны яшь-җилкенчәкләр көтеп алалар, дигән фикердә кайттым мин. Монысы бик тә шатлыклы күренеш, чөнки патриотик тәрбиягә омтылыш иң тәүдә күңелдә бөреләнергә тиеш бит.