Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


28.05.2015

Биш бөртек

Шушы көннәрдә мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Быел Ижау шәһәренең 10, 12, 55, 65нче мәктәпләренең тугызынчы татар сыйныфларында укучылар өчен дә яңгырады ул. Без 10нчы мәктәпкә юл тоттык. Юкка гына түгел, чөнки әлеге мәктәптә милли сыйныфлар эзлекле ачылып киләләр. Быел 18 укучы чыгарылган, шуларның 5се татар телен өйрәнгән. Беренче карашка бик аз кебек тоелса да, аларны тугыз ел буе күз карасы кебек саклау өчен халык мәгарифе отличнигы Фәридә Кашаповага җитәрлек көч куярга туры килгән.
Тугызынчы сыйныф рус һәм татар төркеменнән торган. Биш укучыга татар телен өйрәнү өчен бер сәгатькә алданрак килергә, я соңгы дәрескә дә калырга туры килгән. Әмма алар зарланмаганнар, чөнки татар теле укытучысы аларны юатырдай, күңелләрен канатландырырдай сүзләр тапкан. «Сез сыйныфташларыгыздан аермалы буларак, йоклап ятмыйсыз, тел өйрәнәсез. Еллар үтәр, сез дә вакытыгызның файдалы үтүен аңларсыз” – дип әйткән чакларым да булды. Чынлыкта да, алар атнага 2 сәгать татар теле дәресләрен өйрәнүдән бернәрсә дә югалтмадылар, ә киресенчә, үзләрендә ихтыяр көче, тырышлык тәрбияләделәр, рухи яктан баедылар” – ди Фәридә Фрунзе кызы.
Укучылар белән аралаша башлагач, аларның төпле фикерләрен ишеттем, укытучының тырышлыгы җилгә очмаганлыгын аңладым.
Илуза jpgИлүзә Тукманова: “Татар телен беренче сыйныфтан ук өйрәндем. Нәкъ аның ярдәмендә үстем, чөнки миңа һәрвакыт татар теле олимпиадаларында катнашырга туры килде. Иртән торып, татар теле дәресенә килү авыр иде. Ләкин Фәридә Фрунзевна мине ягымлы йөз белән каршы ала, кечкенә генә уңышлар өчен мактап канатландыра иде. Ул үзе дә татар телен, милләтебезне ярата һәм шушы мәхәббәтне бездә дә уята алды. Дәреслекләр дә матур рәсемнәр белән эчтәлекле итеп төзелгән. Без ул китаплар аша күпме танылган шәхесләребез белән таныштык?! Милли бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны белдек. Болар миңа тормышка икенче күз белән карарга ярдәм итте. Киләчәктә дә татар теле тормышымда, балалар үстергәндә, кирәк булыр, дип уйлыйм”.
Алия Миниярова: “Тугыз ел дәверендә мин кешегә үзенең ана теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте кирәклеген аңладым. Татар теле дәресләрендә Фәридә Фрунзевнаның безне кызыксындырган темаларны күтәрүен, әңгәмәләр коруын ярата идем. Без укытучыбыз ярдәмендә Татарстан турында да күп белдек. Муса Җәлил, Габдулла Тукай кебек олы шагыйрьләр белән таныштык. Болар барысы да Фәридә Фрунзевнаның тырышлыгы аркасында эшләнде. Ул безнең күңелләребездә телебезгә мәхәббәт уяту белән, үзебезнең фикерне әйтергә дә өйрәтте. Дәресләргә әзерләнгәндә, безгә әти-әниләр дә булышты. Алар белән дәреслектәге күп кенә хикәяләрне бергәләп уку, әңгәмәләр кору әти-әниләр белән дә араларны якынайтты. Алар минем татар теле өйрәнүем белән бик горурланалар”.
Карина Нурова: “Беренче чиратта, мин татар теле укытучысы Фәридә Фрунзе кызына рәхмәтле. Татар теле дәресләрендә бездә фәнгә мәхәббәт уяту белән бергә, ул безнең  белән зурларга кагылышлы темаларга да ачыктан-ачык сөйләште. Дәресләрне һәрвакыт кызыклы итеп уздырды. Мәктәпне тәмамлап чыккач та, мин үзебезнең мәктәпне, аеруча татар теле укытучысы Фәридә Фрунзевнаны онытмаячакмын, чөнки яраткан кешене онытып булмый. Минемчә, үзен хөрмәт иткән кеше үзенең ана телен белергә тиеш. Мәктәпне тәмамлап чыккач та, татар теле дәресендә  алган белемнәр  миңа ярдәм итәр, дип уйлыйм. Үзем гаилә коргач та, балаларымның татар телен өйрәнүләре өчен тырышачакмын”.

 

Иван Берестов: “Мин катнаш гаиләдә үстем. Әтием татар, әнием удмурт. Әмма мин атнага 2 сәгать татар телен өйрәндем. Сыйныфташларым татар телен яхшы беләләр. Кайчагында татар теле дәресләренә теләр-теләмәс кенә барсам да, Фәридә Фрунзевнаның безне көткәнен белеп, дәрескә ашыктым. Ул безгә Казан турында бик күп сөйләде. Минем Казанны күрәсем, хәтта анда торасым килә. Ә татар теле минем күңелемдә сакланачак, тормышта кирәк булачак”.
Илкен Тогишев: “Татар телен өйрәнә башлагач, мин бөтенләй башкача фикер йөртә башладым. Татар теле миндә үземнең әзербайҗан теленә дә мәхәббәт уятты. Моның өчен мин иң элек татар теле укытучысы Фәридә Фрунзевнага рәхмәтле. Сыйныфыбызның икенче төркем укучылары өйдә йоклап ятканда, мин дә кайчакта татар теле дәресләрен калдырдым. Әмма Фәридә Фрунзевна ачуланмады. Аның урынында башка укытучы булса, сыйныф җитәкчесенә, әти-әнигә зарланган булыр иде. Ә ул безнең белән туган проблеманы үзе хәл итте. Шул сыйфаты белән дә күңелдә үзенә, фәненә карата мәхәббәт уятты. Безгә карата сабыр булганы өчен аңа рәхмәт”.

“Бу балалар өчен күңелем тыныч. Тормышта таяныр, үрнәк алыр кешеләре бар. Әти-әниләре тормышта үз урыннарын тапкан, акыллы, эшчән кешеләр. Балалар бит — әти-әниләрнең көзгесе. Илүзә чын татар гаиләсендә үсә. Бу гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирелә. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган. 7нче сыйныфта укучы энесе Нияз да мәктәбебезнең йолдызы. Илүзәнең төпле фикере бар, ачык йөзле кыз.
Ә Алиябезгә ана  телендә сөйләшү авыррак, ләкин татар телен өйрәнү, минемчә, үзенекен итте. Баштагы елларда бик игътибар бирмәсә дә, үскән саен дәрескә әзерлек белән килеп, ана теленә мәхәббәтен күрсәтте. Ул үзе — бер матурлык, тыйнаклык үрнәге.
Каринабыз бик тырыш гаиләдә үсә. Ачык, киң күңелле, бик матур киенә. Дәресләргә тырышып әзерләнүче, һәрбер темага олыларча фикер йөртә белүче, ачыктан-ачык сөйләшергә яратучы бу кызны мин озак кына юксынырмын.
Катнаш гаиләдә үсеп, татар телен өйрәнеп йөрүче Иваныбыз үз сүзендә торучы. Аны төрле ваклыклар, шуклыклар кызыксындырмый. Кирәген — эшләр, әйтсә – үтәр. Ә инде әзербайҗан гаиләсендә үсеп, татар телен өйрәнүче  һәм яхшы үзләштерүче Илкенебез әле һаман балалыктан чыгып җитә алмый һәм шуның белән яраттыра да.
Мин Мәсгуд Вахит улының “Сыйныфта бер генә бала туган телен  өйрәнергә теләсә дә мәктәп җитәкчелеге мөмкинлек тудырырга, ә укытучы укытырга тиеш”, — дигән сүзләрен һәрвакыт исемдә тотам. Үз балаларын татар сыйныфларына биреп, туган теленә, үзләренә (чөнки ана теле) мәхәббәт уята, дөрес юлны сайлаган бу әти-әниләргә зур рәхмәт”, – дип йомгаклады сүзен Фәридә Фрунзе кызы.
10нчы мәктәптә 2015-16 уку елының беренче татар сыйныфларына язылу да яхшы бара. Бу хакта укыту буенча директор урынбасары Венера Гобәйдуллинадан кызыксынгач, болай дип әйтте: “Беренче сыйныфка 44 укучы язылды. Шуларның 14е татар сыйныфларына язылырга теләк белдерделәр. Быел 20 ел элек татар сыйныфын тәмамлаган укучыларыбыз үзләренең балаларын татар сыйныфына яздырырга килделәр. Бу күренеш минем дә татар сыйныфына карата фикеремне үзгәртте. Яшермим, мәктәбебездә татар сыйныфлары ачыла башлагач, “Без Удмуртиядә яшибез, нигә безгә татар теле кирәк”, — дип уйлый идем. Улым Айдар Такутдинов та татар сыйныфында укый. Мин татар телен начар белгәч, аңа булыша алмыйм. Ә ул бик яратып татар телен үзләштерә. Без моның өчен Фәридә Фрунзевнага рәхмәтле. 2015/16 уку елына 25 бала җыелмаса да, милли сыйныф буларак ачарга тырышабыз”, – диде ул.
“Яхшы укытучы булыр өчен укыткан фәнеңне һәм укучыларыңны яратырга кирәк”, — дигән тарихчы Василий Ключевский. Фәридә Кашапова нәкъ шундый укытучы. Аның ике дистә елдан артыграк милләт йөген тартуы бушка китмәгән. Бүген ул чәчкән уңдырышлы орлыкның татлы җимешләрен җыя. Рәхмәт Сезгә, Фәридә ханым!

 Рилия Закирова.